Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮКОС эше Европа мәхкәмәсендә карала


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе хөкемдарлары тыңлауга әзер
Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе хөкемдарлары тыңлауга әзер

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсендә ЮКОС нефть ширкәтенең Русия хөкүмәтенә биргән шикаяте уңаеннан тыңлаулар башланды. ЮКОС вәкилләре Русия рәсмиләрен уйдырма гаепләүләр нигезендә ЮКОСны бөлгенлеккә төшерүдә гаепли һәм 98 миллиард доллар компенсация таләп итә.

98 миллиард доллар – зур акча – Русия бюджетының керем өлешенең якынча яртысы диярлек. Европа мәхкәмәсенең 50 еллык тарихында мондый зур күләмдә акчаның дәгъва ителгәне әле юк иде.

Русияне вәкиллек итүче төркем
Мәхкәмәдә ЮКОСны да, Русияне дә Британия адвокатлары вәкиллек итә. Русия төркемен Майкл Суэйнстон, ЮКОС төркемен - Пирс Гарднер җитәкли.

Белгечләрнең бер өлеше ЮКОСның бу мәхкәмәдә җиңеп чыгуына һәм матди югалтуларын кайтара алуына ышанмый. Башкалары киресенчә, Страссбург мәхкәмәсе Русия түрәләренә каршы карар чыгарачак дип өмет итә.

ЮКОСның элекке вице-президенты, хәзерге вакытта Лондонда яшәүче Александр Темерко мәхкәмәнең бу эшне тикшерүгә алуы гына да ЮКОС файдасына ди:

“Страссбург мәкәмәсе бу шикаятне тикшерүне урынлы дип тапты. Европа мәхкәмәсе ЮКОСка карата чыгарылган карарның сәяси басым астында чыгарылуын тикшерәчәк. Ягъни, ул мәхкәмә эшендә төп принципларның берсе бозылган булып чыга.”

Русиянең заманында иң эре нефть кампаниясе миллиардлаган доллар салым түләмәүдә гаепләнеп 2006 елда банкрот дип игълан ителде. ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский салымнан качуда гаепләнеп сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм хәзерге вакытта Себер төрмәсендә утыра.

ЮКОСны Пирс Гарднер вәкиллек итә
ЮКОС тарафдарлары бу эшне Кремльнең Ходорковскийдан аның сәяси дәгъвалары өчен үч алуы дип бәяли. ЮКОС вәкилләре Русия рәсмиләрен Европаның кеше хокуклары конвенциясен бозуда гаепли. Ул документта кешенең гадел мәхкәмә тикшерүенә хаклары турында әйтелә.

Моннан тыш, ЮКОС вәкилләре Русия рәсмиләрен бу ширкәткә канунсыз салымнар язуда һәм “Юганскнефтегаз” ширкәтен көчләп саттыруда гаепли. Компаниянең сәяси сәбәпләр аркасында җимерелгәне өчен алар Русия хөкүмәтеннән 98 миллиард доллар компенсация таләп итә.

Европа мәхкәмәсе Русиягә каршы карар чыгарса, Русия, Европа шурасы әгъзасы буларак, билгеләнгән күләмдә акчаны түләргә тиеш булачак.

Финанс белгече Андрей Сотник сүзләренчә, бу очракта гаеплеләр арасында Русиянең иң югары рәсмиләре дә булырга мөмкин:

“ЮКОСның җимерелүеннән файда күрүчеләр арасында төрле физик һәм юридик затлар, Русиянең иң югары түрәләре бар дип уйларга кирәк. Һәм дә Русиянеке генә түгел. Страссбург мәхкәмәсендә бу хакта дәлилләр китерелер дип ышанам.”

Европа мәхкәмәсе үзенең карарын берничә атна эчендә чыгарыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG