Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Барак Обама президентлыкка килгәч, АКШка мөнәсәбәтегез үзгәрдеме?


- Русия белән Америка арасындагы мөнәсәбәтләр берникадәр җылынды. Бәлки, шул юнәлештә дәвам да итәр. Казанга аларның дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның килүе һәм аның республиканы танып, аның тәҗрибәсен кулланырга вәгъдә бирүе, күңелдә өмет уята. Америка президенты безгә начар гамәл кылмады.

- Мин Америкада яшәп, эшләп кайттым. Америка халкын бик яратам, чөнки алар бик ачыклар. Анда яшәгән татар диаспорасы безне күрергә бик шат. Анда минем дусларым, язучы танышларым калды. Мин хәзер Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының татар филологиясе бүлегендә инглиз телен укытам. Америкага тагын барыр идем.

- Американнар бездән курка. Абхазиядә безнең көчне күрделәр. Мин үзем шул якларда, Кара диңгез флотында хезмәт итеп кайттым.

- Без, пенсионерлар өчен, бик югарыдагы, әллә кайдагы мәсьәлә бу, ай белән кояш арасыннан да арыррак, дип әйтергә була.

- Минем мөнәсәбәтем яхшы якка үзгәрде, чөнки АКШ Русиягә карата мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртте. Буш президент булган вакытта ике ил арасында мөнәсәбәтләр катлаулы иде. Хәзер атом коралыннан саклану калканы мәсьәләсен ике ил бергәләшеп җайлый башлагач, мөнәсәбәтләр якынайды. Әлбәттә, бу шатландыра.

- Америка халкына мин бик яхшы мөнәсәбәттә, шулай ук Америкага да, һәм Барак Обамага да.

- Мин Барак Обамага бик яхшы мөнәсәбәттә. Польшада да, Чехиядә дә ракеталар урнаштырмадылар бит. Монда аның өлеше зурдыр дип уйлыйм.

- Мин Барак Обаманың “Yes, we сan!” дигән сүзләрен ишеттем. Ул сүзләр Миңтимер Шәймиевнең “Без булдырабыз!” дигән сүзләренә тәңгәл килә. Элек тә мөнәсәбәтем яхшы иде, хәзер дә яхшы. Әмма американ кешесе белән аралашканым юк. Элек башка президент булганда мине Гыйрак мәсьәләсе бик борчый иде. Хәзер бу мәсьәләнең катгый торуын күрмим. Шуңа күрә шатланам.

- Аңа кадәр дә һәм ул президентлыкка килгәч тә, мәсәлән, импорт һәм экспортта чишелмәгән мәсьәләләр кала бирә. Алар “салкын сугыш” вакытыннан ук калган мәсьәләләр. Буш та, Клинтон да, Барак Обама да, Русиядән килгән һәм Русиягә кертәсе таварларга куелган чикләүләрне алып ташламады.

- Элек “салкын сугыш” вакытында тышкы сәясәттә АКШ ягыннан Русиягә каршы агитация ишетелә иде. Хәзер ике ил арасында ниндидер җылылык тоела. Бераз алга барыр кебек. Бу, бәлки, президент администрацияләренең ике илне якынайту өчен тышкы сәясәттә күбрәк эшләргә тырышуыдыр.
XS
SM
MD
LG