Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Үтәбай-Кәримине искә алалар


Равил Үтәбай-Кәрими
Равил Үтәбай-Кәрими

Уфада танылган татар галиме Равил Үтәбай-Кәримигә багышланган хәтер кичәсе булып үтте. Кичә азагында аның рухына Коръән аятьләре укылды.

Равил Үтәбай-Кәриминең вафатына 5 ел тулды. Башкортстан белән Татарстанда аны “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр иде. Ислам дине һәм шәркыять белгече буларак кына түгел, ә милләтнең тарихы, аның мәдәнияте, әдәбияты хакында да ифрат бай мәгълүматлы, киң гыйлемле шәхес иде ул. Оратор осталыгы белән дә таң калдыра торган иде Равил Үтәбай-Кәрими. Гарәп, алман, төрек телләрендә иркен сөйләшә торган һәм башка байтак телләрдә китаплар укый алган полиглот шәхес тә иде Равил Үтәбай-Кәрими.

Үзе Татарстанның Теләче районы Казаклар авылында туып үссә дә, гомеренең күп өлешен Уфада яшәп үткәрде ул. Башта дөньяви мәктәпләрдә мөгаллимлек кылса, пенсиягә чыккач, мәчетләрдә шәкертләргә белем бирде ул.

Уфада Җәмигь мәчетендә, аннан соң “Ихлас” мәчетендә дә хезмәт итте Равил Үтәбай-Кәрими. Төркиягә барып бер ел мөгаллимлек кылып кайткан кеше Уфадагы шәкертләргә дә белем бирде. Имамнар дини тәгълиматны гына түгел, милләтнең тарихын, мәдәниятен дә яхшы белергә тиеш, дигән таләпне дә куя иде ул.

Ихлас мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм дә хәтер кичәсендә ясаган чыгышында Равил аганың асыл сыйфатларына игътибар юнәлтте. “Имамнар үзләре киң белемле булса гына башкаларны да үз артларыннан ияртә ала дигән шартны куя иде Равил ага”, - ди Мөхәммәт хәзрәт.

Равил Үтәбай-Кәримине искә алу кичәсе аның рухына Коръән аятләре уку белән тәмамланды. Март азагында Уфадагы ислам университетында да Равил Үтәбай-Кәримигә багышланган хәтер кичәсе оештырыла. Әле күренекле галимнең гыйльми хезмәтләреннән торган китап нәшер ителә. Ул да март азагында дөнья күрәчәк.
XS
SM
MD
LG