Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истәлеккә көмеш беләзек


Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда республиканың иң алдынгы хатын-кызлары белән президент Миңтимер Шәймиев очрашты. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткән бу мәртәбәле бәйрәмдә Русиянең 31 төбәгеннән килгән татар хатын-кызлары да катнашты. Соңыннан аларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кабул итте.

Совет заманнарында 8 март алдыннан һәркайда хатын-кызларга багышланган тантаналы җыелышлар үтә торган иде. Иң зур бинада хезмәт алдынгылары, райком, партком активистлары җыела, президиумда ир-ат җенесеннән булган зур түрәләр арасында берничә бөртек эшче яки мал караучы, иген үстерүче ханым утыра. Хатын-кызларның коммунизм төзүгә керткән өлеше турында рәсми нотыктан соң, туган ил, партия турында җырлар тыңлана иде. 15-16 еллап элек бу йола урынына яңа гадәт - иң затлы хатын-кызлар белән президент очрашуы, иң булдыклы, гүзәл ханымнарны зурлау кичәсе, үзенә күрә сәнгать бәйрәме үткәрелә башлады.

Быел бу чара бигрәк тә хисле һәм мәгънәле итеп оештырылган иде. Сугышта катнашкан әбиләр сәхнәгә чакырылып, аларга затлы туннар кидерелде. Бу кичәдә җиңүнең 65 еллыгы рухы һәм бүгенге тормыш аһәңе сизелеп торды.

Миңтимер Шәймиевнең Татарстан президенты сыйфатында хатын-кызлар белән соңгы очрашуы тантаналы да, моңсу да иде. “Пирамида”дагы очрашудан “Казан” милли-мәдәни үзәге кайткан татар хатын-кызлары үзләрен Татарстанның кунаклары гына түгел, ә татар халкының мөһим өлеше итеп хис иттеләр. Аларның һәркайсының кулына милли сурәтләр төшкән көмеш беләзек кидерделәр.

“Пирамида” үзәгенә килүчеләргә тапшырылган истәлек бүләге гаҗәеп матур. Беләзекнең уртасына “М.Ш.” хәрефләре уелган. Миңтимер Шәймиевнең истәлек беләзегенә лаек булучы ханымнар сөенүләрен яшермәде.

Төшке аштан соң, Русия төбәкләреннән чакырылган татар хатын-кызлары “Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залына үттеләр. Халыкара форумнарда куела торган өстәлләр артында татар дөньясының лаеклы һәм җаваплы хатын-кызлары, төбәкләрдәге милли оешма вәкилләре утырды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров аларга бүгенге көн бурычлары, Татарстанның чит төбәкләрдәге милләттәшләргә мөнәсәбәте турында сөйләде.

Конгресс җитәкчесе шулай ук хатын-кызларга нинди төбәкләрдә милли эшләрнең яхшы оештырылуы, кайда, нинди проблемалар булуы турында да әйтте. Шушы елның октябрь аенда булачак җанисәп татар милләтенең дә бүгенге санын һәм сыйфатын күрсәтәчәк.


Бирегә җыелган ханымнарның һәркайсы татар халкының бүгенге халәтен белә, кыенлыкларны җиңү, өстәмә мөмкинлекләр табу юллары да аларга мәгълүм. Иркутскиның Ангарски шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез татарларның гаилә хроникасы турында китап чыгару өчен грант алганнар. Көмеш беләзекле Райлә Забалоцская бу турыда сөйләде.

Еш кына 2000-3000 татар яшәгән төбәкләрдән Казандагы форумнарга вәкилләр чакырылып торса, 1 миллион татарлы Башкортстаннан Казанга милли форумнарга сирәк киләләр. Әлеге очрашуда Башкортстаннан да кунаклар булды. Күренекле җырчы Нәзифә Кадыйрова һәм Агыйдел шәһәрендә яшәүче татар теле укытучысы Әдибә Хаҗиева бу очрашуга килүләренә канәгать. Әдибә ханым Башкортстандагы татар теле укытучылары арасында үткәрелгән олимпиадада җиңеп чыккан.

Татарстан президенты исеме уелган көмеш беләзеккә лаек булган ханымнар бу бәйрәмнән 8 март бәйрәме турында гына түгел, ә татар милләте, киләчәк буын турында уйланып кайтып киттеләр.

XS
SM
MD
LG