Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә тагын җиңде


Диләрә Сабирҗанова үзенең мәктәбендә “Татар туеның тарихы һәм бүгенгесе” исемле хезмәт язып беренче урынны алган иде. Алтынчы сыйныф укучысы Диләрә шул ук тема буенча районкүләм ярышларда да беренчелекне яулады. Без Диләрә белән кабат әңгәмә кордык.

Татар туе темасын район күләмендә яклау нәрсәсе белән аерылып тора?

Өстәмә китаплар укырга туры килде. Татар күлмәге тектердем, яулык бәйләдем. Төрле татар ризыкларын пешердек. Текст зурайды, ә менә яклау вакытын әзәйттеләр.

Хезмәтеңне яклаганда техник чаралар кулландыңмы?

Әйе, санак, интерактив такта. Никах мәҗлесендәге фотолар бик тәэсирле булды.

Бу тәэсирлекнең көче нидә?

Яшьләрнең милли киемнәрдә булуы. Кунакларның матурлыгы.

Ә менә мәктәптәге тыңлаучылар белән райондагы тыңлаучылар аерылдымы?

Районга барлык мәктәпләрдән дә беренче, икенче урыннарны алганнар килгән иде. Районда аудитория акыллырак иде.

Районга нинди темалар узган иде?

Хәрби темалар күбрәк иде. Районда мин беренче урынны алдым. Хәзер шәһәргә җибәрәләр.

Сыйныфта татар булган өчен генә кыерсытулар юкмы?

Төрлесе була. Мин үз татарым турында бик күп беләм, шуңа да теләсә кемгә акыллы җавап тота алам. Минем белән көрәшмиләр.

Шәһәр баласы буларак татар китапларын, газет-журналлар укыйсыңмы?

Укыйм.”Ялкын”, “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Татарстан яшьләре”, “Сөембикә”, “Бердәмлек”, “Ислам-Нур”. “Татарстан Яңа Гасыр” тапшыруларын гаиләбез белән карыйбыз. “Азатлык” радиосын тыңлыйбыз.
XS
SM
MD
LG