Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә украин тапшыруларын күрсәтү могҗизамы?


Киләчәктә Русиядә 1-2 украин телевизион каналы күрсәтелә башларга мөмкин. Бертөрле - Русия пропагандасын гына ишетергә күнеккән халык өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булачак. Бу җәмәгатьчелекне уятып җибәрергә мөмкин, ди белгечләр.

Ни гаҗәп, әгәр Украинада күпчелек халыкның русияләргә карашы уңай булса, Русиянең үзендә хәл башкарачак. Мисал өчен, Киев халыкара социология институты белән “Левада” үзәге уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, украиннарның 93% русияләргә уңай караса, русияләрнең бары 52% гына Украинаны “үз итә”.

Һәм шунысы игътибарга лаек, Украина президенты итеп Русия тарафлы Виктор Янукович сайлангач, бу хәл инде үзгәрә бара. Украиннарга карата дустанә мөнәсәбәт арта.

Димәк, монда илнең массакүләм мәгълүмат чараларында алып барылган “сәясәт” мөһим роль уйный.

Виктор Ющенко Украина президенты булганда, Русия телевизион каналларында әлеге ил турында уңай мәгълүмат сирәк яңгырый иде. Әлбәттә, бу халык күңеленә тәэсир итми калмагандыр.

Украинда исә төрле карашны чагылдырган массакүләм мәгълүмат чаралары эшләү сәбәпле, андагы халыкның төрле фикерне белү мөмкинлеге зур.

Шуңа Русиядә украин каналлары күрсәтелә башларга мөмкин дигән яңалыкны, белгечләр бик уңай күренеш дип кабул итте.

Бу хакта Украина президенты Виктор Януковичның Русиягә сәфәре барышында әйтелде.

Янукович Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда илдәге урыс телле халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртачагын белдерде. Медведев та җавап йөзеннән, Русиядә 1-2 украин телеканаллары трансляциясен оештырырга вәгъдә итте.

Белгечләр сүзләренчә, әгәр бу тормышка ашса һәм халык кызыклы украин каналларын карый башласа, җәмәгатьчелекнең фикер йөреше бөтенләй үзгәрергә мөмкин. Ә бу сүз ирегеннән мәхрүм русияләр өчен бары файдага гына булыр иде.

“Русиядә ике украин каналы күрсәтелсә, бу халыкның сәяси аңын төптән үзгәртәчәк”, ди Русия сәясәт белгече Алексей Иванов.

Аның сүзләренчә, “Украина” телевизион каналындагы Савик Шустерның “Шустер Live” яки “Интер”дагы Евгений Киселевның “Зур сәясәт” ток-шоулары күрсәтелә калса, бу хәтта Русиянең сәяси торышы үзгәрешенә дә китерергә мөмкин.

Евгений Киселев
Заманында Киселев та, Шустер да Русиянең НТВ телевизион каналында эшләгән иде. Хосусый канал буларак оешкан НТВ объектив мәгълүматлар бирү сәбәпле, халык аны бик тиз үз итте. Әмма Владимир Путин хакимияткә килгәч, ул канал дәүләт карамагына күчерелде.

Әлеге хәлдән соң НТВ-ны җитәкләгән Киселев күп кенә хезмәттәшләре белән ТВ-6 каналына күчте.

Әлбәттә хәзер дә күп белгечләр украин каналларының Русиядә күрсәтелүен бер могҗиза буларак кабул итә. Чөнки бу соңгы дистә елдагы эчке сәяси пропагандага каршы килә.

Радиобызның Киевтагы бүлеге җитәкчесе Инна Кузнецова сүзләренчә, чынлыкта Медведев украиннарга андый мөмкинлекне дигитал телевидение челтәрендә генә бирүне күздә тотты.

“Медведев якын көннәрдә дигитал телевидение мөмкинлеге кысаларында тапшырулар проектын оештыруны гамәлгә ашырачак Русия массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашачагын әйтте. Шул дигитал телевидение мөмкинлеге буларак Медведев 1-2 украин каналын кертүне һәм бу Русиядә яшәүче украиннар һәм украина телендә мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен каралачагына басым ясады”, ди ул.
XS
SM
MD
LG