Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Укртатнафта” дилбегәсе Татарстанга кайтырмы?


Татарстанның яңа билгеләнгән президенты Рөстәм Миңнеханов, Украина хакимияте үзгәргәч, “Укртатнафта” ширкәте тирәсендәге аңлашылмауларга нокта куелачагына өметләнә.

Аның фикеренчә, Украинаның яңа президенты Виктор Янукович, бу илнең элекке җитәкчелегенә караганда, Татарстаннарга күбрәк хөрмәттә булачак. Бу хакта ул хөкүмәт бинасында узган матбугат очрашуында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов “Укртатнафта” мәсәләсендә: “Без бу тармакта эшне дәвам итәчәкбез. Чөнки хокукларыбыз кимсетелгән. Янукович килү белән “Укртатнафта” мәсьәләсендә сөйләшүләрне кабаттан җайга салырга мөмкинлегебез бар. Һәрхәлдә Украина белән Татарстанның уртак ширкәте эшен дәвам итәргә тиеш”, диде.

Казан дәүләт технология университетының каршылыкларны өйрәнүче кафедра галиме Сергей Сергеев та, хакимияткә Януковичның килүе белән “Укртатнафта” мәсьәләсе уңай якка үзгәрергә мөмкин, ди.
Сергей Сергеев

“Укртатнафта” тирәсендәге ыгы-зыгы “Приват” төркеме эшчәнлегенә кагыла. Күп кенә белгечләр әйтүенчә, әлеге төркем Украинаның элекке президенты Виктор Ющенко белән бәйле. Президент алмашыну белән “Приват” төркеменә сәяси ярдәм күрсәтелми башлаячак. Моннан тыш Украинаның яңа җитәкчелеге Русия белән араларны җайга салуны нәкъ менә “Укртатнафта”дан башлар. Әмма бу фаразлар бик томанлы”, ди Сергеев.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Украинаның элекке җитәкчелеге алып барган сәясәттән Татарстанныкы гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендәге эшмәкәрләр дә зыян күргән.

Кайбер сәясәт белгечләре исә, Янукович җитәкли башлагач Украинаның НАТОга керергә теләге булмау һәм Русия белән элемтәләрне ныгытуга күбрәк игътибар итә башлавын ассызыклый. Галим Сергей Сергеев сүзләренчә, җитәкчелек эшен башкарганда Янукович Русия белән элекке дустанә мөнәсәбәтләрне кайтарырга тели.

“Шул ук вакытта Украинаның Европа берлегенә керү теләге бик зур. Алай гына да түгел, бу ил Европа белән Русия арасындагы күпер ролен үтәргә тели. Моның бернинди начарлыгы юк”, ди Сергеев.

“Укртатнафта” ширкәте 1994 елны төзелә. Төп максат Кременчуг заводын елына 18 миллион тонна нефть белән тәэмин итү. Башта Татарстан “Укртатнафта” ширкәтенең 55% акциясе хуҗасы иде. Бу акцияләр республиканың җир милеге министрлыгы, “Татнефть” Seagroup International һәм Amruz Trading AG ширкәтенә карады.

2008-2009 елларда Украинаның Югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе барлык акцияләрне Татарстаннан алып, “Укртатнафта” белән идарә итүне тулысынча Украиннар кулына тапшырды. Украина белән Татарстан арасында аңлашылмаулар әле дә дәвам итә.
XS
SM
MD
LG