Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президенты якын көнчыгышта


Якын көнчыгышта сәфәрдә булган АКШ вице -президенты Джо Байден бүген Израиль житәкчеләре белән сөйләшүләр уздыра.

Сөйләшүләрнең төп темасы - Израиль –Фәләстин мөнәсәбәтләренең тынычлыкка таба үсеш алуы һәм Иранның атом программасына бәйле рәвештә ул илгә чикләүләр кертү.

Байден чәршәмбе көнне якын көнчыгыш проблемаларын жайга салу турында Фәләстин житәкчелеге белән сөйләшәчәк.
Фәләстин автономиясе президенты Мәхмүт Аббас Израил белән турыдан –туры булмаган сөйләшүләрне башлауга ризалык бирде.

Аббас АКШ тәгъдимен кире кагып тормады.
XS
SM
MD
LG