Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы “Күңел”е дөньяга тарала


Чаллы телевидениесе үзенең беренче тапшыруларын моннан 18 ел элек тамашачыларына җиткерде. 1995 елларда шушы ук редакция тарафыннан “Күңел” радиосы оештырылды. 15 ел вакыт узды. Хәзер менә шушы радио Татарстан чикләрен узып, бөтен дөньяга яңгырый башлады. Инде беренче сәламнәр, фикерләр белдерүчеләр дә бар.

Теге яки бу матбугат чарасының дөнья буйлап таралуы белән халыкны шаккатырып булмыйдыр. Техника, фән заманы, интернет-хәбәр таратуда аеруча зур урын алып тора. Чаллының “Күңел” радиосын интернетта ишетә алу үзенә күрә зур вакыйга дип кабул итәргә мөмкин. Чөнки бу радионың дулкыннары ярты Татарстанга тарала, Башкортстан чикләренә барып җитә. Редакция җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре әйтүенчә, алар моңлы һәм моңсыз җырлар белән дә артык мавыкмыйлар.

“Чаллы телерадиокомпаниесен оештырганда, 1992 елларда ук халыкка, милләткә хезмәт итү бурычын, максатын куйдык. Бу кыйбладан уңга да, сулга да тайпылмадык. Чыгымнарны азайтып, көне-төне моңлы да, моңсыз да җыр тапшырып була. Без, икенче юл, тәүлеккә 37 теманы эченә алган тапшырулар әзерләүгә ирешә алдык. Балаларга, яшьләргә, өлкәннәргә, дин кешеләренә, кыскасы, кемгә нәрсә җитми, “Күңел” радиосы аша ихтыяҗын канәгатьләндерә ала.

Икенче ел инде “кризис” диләр, без халыкка рухи байлык, товар бирәбез. Бу безгә реклам акчасы булып кайта һәм артканнан арта бара. Хәзер урыс телле радиоларда реклам да, керемнәре дә кими. Юнәлешебез дөрес булган. Халык моңарчы безне Мамадыштан алып Азнакайга кадәр тыңласа, хәзер дөньяда ишетәләр. Барлык 37 тапшыруны да”, диде Чаллы телерадиокомпаниясе директоры Рахман Шәфигуллин.

Аның әйтүенчә, АКШтан, Финляндиядән, Алманиядән тапшырулар хакында СМСлар килә башлаган. “Дөньяга чыгу – яхшырак эшләргә мәҗбүр итә”, ди Шәфигуллин.

Әлеге фикерләргә директорның “Күңел” радиосы буенча урынбасары Әлфия Шәрипова да кушыла. Ул да Татарстанда туып үскән, хәзер чит илләрдә яшәүче татарлардан хәбәрләр булуына горурлана.

Радионы www.tvchelny.ru сәхифәсенә кереп, "Күңел" дигән билгегә басып тыңлап була.

Чаллыда яшәүче Әнүрбик Гөбәйдуллин барлык татар радиоларын тыңларга, күзәтергә вакыт таба. “Күңел” радиосының интернетка чыгуына ул нык шатланган, бу күренешне “Татар дөньясының, матбугатының алга барышы”, дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG