Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфьюннәр корбаннары арта


Башкортстанда әфьюннәр (наркотиклар) таралуы артуы зур борчылу тудыра. Республикада 5,500гә якын кеше “наркомания” диагнозы белән теркәлгән.

Русиядә 11 март Наркотикларга контроллек итү органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләнә. Шушы уңайдан байтак чаралар, аңлату эшләре оештырыла. Республикада җиде ел элек оештырылган наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе җитәкчесе Валерий Кокин журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды. Наркотиктлар әйләнешенә бәйле тәфсилле мәгълүматлар бирде ул. Аның сүзләренчә, Башкортстан идарәсе нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Бу хакта аның узган елда Русиядә беренче урын алуы да ачык сөйли.

Шулай да Башкортстанда да әфьюннәрнең һаман саен күбрәк таралуы һәм аларны кулланучыларның артуы борчылу уята. Узган елда Башкортстанда 532 миллион сумлык әфьюн матдәләр юк ителгән. Әфьюн кулланучылар 978 кешегә арткан. Әле бу рәсми теркәлгәннәре генә. Ә күпме әле аларның яшерен рәвештә һаман да үзләрен агулаучылары һәм үлемгә дучар итүчеләре. Уфа, Бәләбәй, Ишембай, Мәләвез, Стәрлетамак, Күмертау, Нефтекама, Салават кебек зур шәһәрләрдә балигъ булмаган әфьюнчеләр дә арта.

Әфьюн сатып алырга акчалары булмаганнар җинаять юлына да баса. Былтыр Башкортстанда наркотикларга бәйле 6148 җинаять кылынган. Бу исә, 2008 елгы белән чагыштырганда, 369га күбрәк килеп чыга. Җинаять очракларының күпчелегендә яшь-җилкенчәк гаепле. Узган уку елында мәктәпләрдә, наркоманнар булуын ачыклау максатында, махсус медицина тикшеренүләре оештырылды.

“Хәзер иң зур игътибар профилактика-кисәтү чараларына юнәлтелә”, - ди наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе җитәкчесе Валерий Кокин.
Башкортстанга әфьюннәр Әфганстан, Үзбәкстан, Таҗикстан тарафларыннан килә. Башка төбәкләргә алып китү өчен тәгаенләнгән әфьюннәр юллары да еш кына Башкортстан аша үтә. Күп кенә очракта хокук саклау оешмалары җинаятьчеләрнең эзенә төшә. Ләкин җинаятьчеләр үзләренең кырын эшләрен уңышлы аткарып чыккан очраклар да күп булуы мөмкин, әлбәттә.
XS
SM
MD
LG