Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада да татар министры бар


Украинаның атнакич Киевтә игълан ителгән яңа хөкүмәтендә гаилә, яшьләр һәм спорт министры итеп Равил Сафиуллин билгеләнде.

Бер ай элек кенә 55 яшен тутырган Равил Сафиуллин Донецки өлкәсенең Макеевка шәһәрендә туган. Белеме белән ул доктор-эпидемиолог, 1978 елда Донецкидә медицина институтын тәмамлаган.

Сафиуллин инде 90 еллар башында ук эшмәкәрлек белән шөгелләнә башлый, ә 1994-нче елда “Шахтар” футбол клубының беренче вице-президенты итеп билгеләнә.

Шуннан бирле Равил Сафиуллинне турыдан-туры Украинаның иң бай кешесе, “Шахтар”ның хуҗасы Ринат Әхмәтов белән бәйләп киләләр. Ул украин футболында “донецкиләр” мәнфәгатен яклый дип санала.

Сафиуллиннең зур бер проекты бар – ул Украинаның 2008-нче елда төзелгән премьер-лигасын аякка бастырып, аны үзе җитәкләргә тели. Бу очракта аның хакимияттәге көч-куәте дә артачак. Гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре белән бергә спорт эшләрен дә багучы министрлыкны җитәкләү Сафиуллингә шушы максатына ирешүгә зур ярдәм була ала.

Әхмәтов аша Равил Сафиуллин Регионнар партиясе эшендә катнаша башлый. Шул партиядән 3 мәртәбә Югары Радага сайлана. Берүк вакытта ул Украинаның олимпия комитетында вице-президент та.

Сафиуллинның җәмәгате – Ирина Петровна. Аларның Мәрьям исемле 20 яшьлек кызлары бар.
XS
SM
MD
LG