Accessibility links

Мансур Хәсәнов вафат


Мансур Хәсәнов
Мансур Хәсәнов

Шимбә көнне Казанда 80 яшендә Татарстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим Мансур Хәсәнов вафат булды. Ул совет чорыннан алып шушы гасыр башына кадәр Татарстанның милли-мәдәни, гыйлми, иҗтимагый эшләрен алып баручы җитәкче буларак танылды.

Үз эшчәнлеген Мансур Хәсәнов әле 50-нче елларда ук галим буларак башласа да, татар җәмәгатчелегенә ул күбрәк оештыручы, югары хакимият кешесе, әле совет елларында ук татарның мәдәнияте өчен җаваплы баш түрә буларак билгеле. 1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң ул фән эшендә 6 ел гына була, инде 1961 елда ук компартия өлкә комитетында эшли башлый - мәдәният һәм уку йортлары бүлекләрен җитәкли, гомумән идеология юнәлешен алып бара.

Соңрак аның бу өлкәдәге сәләтләре Татарстан хөкүмәтенә билгеләнгәч тә кулланыла - Мансур Хәсәнов 1971 елдан алып 1992-гә кадәр анда хөкүмәт җитәкчесенең иҗтимагый-мәдәни өлкәне караган урынбасары булып эшли. Татар мәдәнияте, мәгарифе, фәне 21 ел Хәсәнов карамагында булды дияргә мөмкин, бу өлкәләрдәге бар мөһим карарлар аның аша үтә иде.

Үзгәртеп кору башланып, рәсми Казан күбрәк мөстәкыйллек дауларга керешкәч, ул Татарстанның үз Фәннәр Академиясен төзү һәм Татар Энциклопедиясен язу эшен җитәкли.
XS
SM
MD
LG