Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умырзая" Омски өлкәсенең төньягына сәяхәт итте


"Умырзая" артистлары тамашачылар белән
"Умырзая" артистлары тамашачылар белән

Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбленең бер төркем сәнгатькәрләре хәйрия концертлары белән өлкә үзәгеннән 500-600 чакрым ераклыкта булган Усть-Ишем һәм Тевриз районнарына барып кайтты.

Сәфәрнең юл чыгымнары тулысынча Омскиның “Енисей” корпорациясе җитәкчесе Тамир Алимбаев исәбеннән булды.

“Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләренең концерт программасы татар халык һәм эстрада җырларыннан, нәфис сүздән, татар һәм башкорт биюләреннән төзелгән иде.

5 көн эчендә коллектив Усть-Ишем район үзәгендә, Илчебага, Яркәү, Эбаргуль, Җәйләү, Саургач, Ашеван, Тибенде, Кайнавыл авылларында, Тевриз районының Козгын һәм Байбы авылларында, җәмгысе 11 урында чыгыш ясады.

Шуны да әйтергә кирәк, гадәттә мондый сәфәрләр барышында “Умырзая” сәнгатькәрләре концерт күрсәтү белән генә чикләнмиләр. Халыкны алар татар дөньясында булган яңалыклар белән таныштыралар, туган телне белүнең зарурлыгын һәм яшь буынны милли рухта тәрбияләүнең әһәмиятен аңлаталар. Үзләре дә, форсаттан файдаланып, авыл халкының яшәеше, көнкүреше белән танышалар, җирле йолаларны өйрәнәләр, борынгы татар җырлары эзлиләр. Соңыннан табылган материалларны эшкәртеп, яңа программалар әзерләгәндә кулланалар.

Хәзерге сәфәр барышында да тамашачылар белән аралашу барды. Кайбер очрашуларда район хакимияте вәкилләре һәм авыл идарәләре җитәкчеләре дә катнашты. Шул сәбәпле ахры, очрашулар барышында халык авылларында булган проблемаларны күтәреп чыкты, үзенең моң-зарын белдереп калырга омтылды.

Ә проблемалар Усть-Ишемнең дә, Тевриз авылларының да охшаш: авылларга илтүче юлларның начар хәлдә булуы, эчәргә яраклы су булмавы, күп мәктәпләрдә татар теле укытылмавы, клубларда чараларның асылда рус телендә үткәрелүе...

Проблемаларның кайберләренә аерым тукталу да урынлы булыр. Су проблемасына тукталганда, күп кенә авылларда эчәргә яраклы су юк. Дөрес, элегрәк коелар, суэтем башнялар булган. Әмма вакыт узу белән алар таушалып, яраксыз хәлгә килгән, ә яңалары төзелмәгән. Шул сәбәпле, халык эчү өчен дә, башка хәҗәтләр өчен дә Иртеш елгасының чистартылмаган суын куллана.

Әлбәттә, Кытай, Казакъстан илләре аша үткән, Омски өлкәсенең көньягыннан төньягына кадәр агып килгән суның кирәкле дәрәҗәдә чиста һәм турыдан-туры эчәргә яраклы булуына беркем дә гарантия бирә алмый.

Уку-укыту темасына килгәндә, “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре булган татар авылларының күбесендә башлангыч, яисә төп мәктәп эшли. Бер генә мәктәптә дә татар теле укыту программасына кертелмәгән. Илчебага, Саургач, Ашеван, Байбы һәм Козгын авыллары мәктәпләрендә татар теле факультатив рәвештә укытыла. “Йөрү ирекле булса да, балалар дәресләргә теләп йөриләр”, ди Саургач мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлбану Рахмушева.

Ә Усть-Ишем районының Җәйләү һәм Кайнавыл авылларында исә мәктәпләр ябылган. “Балалар саны аз булу сәбәпле, Кайнавыл авылы мәктәбен вакытлыча ябарга туры килде”, ди авыл хакимияте идарәсе рәисе Татьяна Щитова. “Балаларны укырга автобус белән күрше авылга - Кече Бичәгә йөртәбез. Соңгы вакытта Кайнавылда балалар саны арта башлады. Киләчәктә авыл мәктәбенең кабат эшли башлавына өмет бар”, ди ул.


Усть-Ишем районының татар авылларындагы дини торыш та мактанырлык түгел. Бүгенге көндә районда өч кенә мәчет эшли: район үзәге Усть-Ишемдә, Кайнавыл һәм Илчебага авылларында. Тибенде авылында мәчет төзелеше тәмамланып килә. Әмма, шунысы аяныч, мәчеткә йөрүчеләр саны күп түгел.

Илчебага авылы мулласы Гәрәфетдин хәзрәт Гыймаев сүзләренчә, авыл таркала башлаган, хуҗасыз йортлар барлыкка килгән. Мәчеткә йөрүчеләр саны кимегән. “Дини бәйрәмнәрдә генә күпләп киләләр, башка вакытта мәчет буш тора”, ди ул.

Авылларда мәдәни тормыш кайнап тормаса да, күпмедер үсеш сизелә. Усть-Ишемнең дә, Тевриз районының да күп кенә авылларында клублар төзелгән. Аларда төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора. Тевриз районының 300гә якын кеше яшәгән Козгын авылында да клуб бар. “Анда өлкәннәр дә, балалар да шөгыльләнә”, ди клуб мөдире Әлмирә Гәрәева.

Башка авылларның да клублары буш тормый. Яшьләр өчен дискәтүкләр, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле бәйрәмнәр үткәрелә. Әмма шунысы аяныч, чаралар асылда рус телендә алып барыла. Бары тик кайбер җирле талантлар гына, татар җырлары башкарып, чараларга милли төс кертәләр.

Халыкның яшәешенә килгәндә, авылларда эш юк диярлек. Мөмкинлеге булган ир-ат Төмән өлкәсенең төньягына эшкә йөри. Икенчеләр урман кисә, утын әзерли, яки бура бурап сата. Мал асрап, аның кеременә яшәүчеләр дә бар.

“Минем фикеремчә, татар халкы эшчән һәм тырыш. Аларның яшәү дәрәҗәләре дә башкаларныкыннан югарырак", ди Кайнавыл авыл хакимияте идарәсе рәисе Татьяна Щитова.

Кабат “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләренең сәфәренә килгәндә, концертлар халык белән тулы залларда үтте. Балалар да күп булды. Очрашудан барысы да канәгать калды. Өлкәннәр күз яшьләре аша “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр, кабат килүләрен сорады.
XS
SM
MD
LG