Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Иминлек хезмәте башлыгын отставкага!”


Уфада ФСБ башына каршы урам җыены узды. Ул 13 март башкаланың Салават Юлаев исемендәге мәйданында узды. Анда ярты меңгә якын кеше катнашты. Чараның төп максаты - иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча җитәкчесе генерал-майор Виктор Палагинның отставкага китүен таләп итү булды.

Куллардагы шигарьләр дә шул хакта иде. “Палагинны отставкага!”, “Палагин ФСБ өчен хурлык!”, “Палагин, без синнән башка да яшәдек һәм яши алабыз!”, “Палагин! Русия демократик ил. Без 37нче елның кайтуына юл куймаячакбыз!”, “Палагин ФСБ мичкәсендәге бер калак дегет”, “Палагин! Башкортлар “Уфагуб” сәхифәсен гафу итмәячәк”, “Халыклар арасындагы дуслыкны җимерүгә юл куймаячакбыз!”, “Без ФСБга түгел, ә Палагинга каршы!”, “Палагин, орден аласың килсә, Кавказга кит!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләрне күрергә була иде. Чарадагы чыгышлар да Палагинның республикадан китүен таләп итү булды.

Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Фәүзел Маликов чарада республиканың районнарыннан да килүчеләр булуын исәпкә алып, аларны урыннарда да шундый каршылык чаралары үткәрергә чакырды.


“Әгәр Палагин үзе теләп отставкага китмәсә, без каршылык чараларын дәвам итәчәкбез. Алдагы урам җыены 27 мартта булачак. Аны без ФСБ бинасына кадәр тантаналы йөреш белән тәмамлаячакбыз. Әгәр Палагин отставкага китмәсә, ачлык игълан итәчәкбез”, диде.

“Ак тирмә” башкорт оешмасы рәисе Ләлә Биишева: “Бу каршылык чарасы үтүгә башкорт яшьләре сәбәпче түгел, ә иминлек хезмәтләре. Без гомер буе урыс халкы белән дус яшәдек. Әле дә дус яшәргә телибез, ләкин безнең дуслыкны җимерергә телиләр”, дип яшьләрне активрак булырга чакырды.

Иң кызу чыгышларның берсен Бөтендөнья башкортлары конгрессы башкарма комитетының яшьләр бүлеге башы Рәмил Рәхмәтов ясады: “Безне провокацияләр, “Уфагуб” кебек интернет сәхифәләр белән каршылыкка этәрәләр. Без беркемнән дә курыкмыйбыз, без үз җиребездә! Палагин, республикадан кит!”, дип чыгыш ясады.


Тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов: “Бу каршылыкларга иминлек һәм башка хезмәтләргә читтән китереп куйган җитәкчеләр сәбәпче. Чөнки алар башкорт халкының менталитетын белми. Без Русиягә үз ирегебез белән кергән. Без телебезне, халкыбызны, дәүләтчелегебезне азакка кадәр саклаячакбыз”, диде.

Шагыйрә Гөлфия Юнысова: “Безнең фатирларда иминлек хезмәтләре тентүләр үткәрде. Бернинди гаебебез булмауга карамастан, ниндидер гаепләр тагалар. Бу безгә генә түгел, ә башкорт халкын бетерүгә юнәлдерелгән адым”, диде.

Чарада театрлаштырылган күренеш тә күрсәтелде. Анда илне яклаган башкорт батырларының үтерелүләре хакында сүз барды. Башкорт халкы лидерларын үтерү - башкорт халкын юкка чыгару өчен эшләнә диелде. Урам җыены ахырында резолюция кабул ителде.
XS
SM
MD
LG