Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта урам жыенында катнашучы меңәрләгән кеше кан тапшыра.


Таиландта урам жыенында катнашучы меңәрләгән кеше кан тапшыра.
Алар фикеренчә бу гамәл “демократиягә корбан” буларак кабул ителергә тиеш.

Ул канны алар Бангкокның хәкимят биналары янында түгәргә ниятли. Шулай итеп алар Таиланд премьер-министры Абхисит Ветчачивнын урыныннан китмәвенә үзләренең каршылыгын белдерә.

Хәкимияткә каршы урам жыеннары Таиландта узган атнада башланды. Алар элекке премьер министр Таксин Чинават тарафдарлары тарафыннан оештырылган.
Оппозиция вакытыннан алда сайлаулар үткәрүне таләп итә. Ул сайлауларда уңышка ирешүләренә ышана.

Дүшәмбе көнне премьер министр вазифаларыннан китүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG