Accessibility links

Тукай бүләгенә нәмзәтләр билгеле булды


Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре буенча Татарстан президенты каршындагы комиссия, 2010 елда Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алуга тапшырылган әсәрләр һәм эшләрне карап тикшергәннән соң, нәмзәтләр исемлеген тәкъдим итте.

Ркаил Зәйдулла “Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар” шигъри һәм “Ташка ордым башны” хикәяләр, эсселар” проза әсәрләре җыентыгы өчен;

Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен;

Мирсәет Сөнгатуллин “100 татар халык җыры” аудиоҗыентыгын төзүе, татар халык җыр¬ларын югары дәрәҗәдә һөнәри осталык белән башкаруы һәм популярлаштыруы өчен;

Шамил Тимербулатов
“Женский лик Победы” бишенче симфониясе һәм фортепьяно белән оркестр өчен “Моя Казань” № 1 концерты;

Владимир Федотов төрле еллардагы концерт программаларын, шул исәптән “Дустыма”, “Чарующие звуки баяна” программаларын төзүе һәм зур осталык белән башкаруы өчен;

Асия Миңнуллина “Памятник В.Качалову” һәм “Памятник Благотворителю” скульптуралары өчен;

Илдар Ханов Татарстан шәһәрләре һәм районнарында скульптура һәм монументаль-декоратив композицияләр, шул исәптән “Расстрел” рельефы, “Родина-мать” һәйкәле, “Древо жизни” скульптурасы, “Древо поэзии” скульптурасы композицияләре өчен;

"Чыңгызхан" иҗат берләшмәсенең рәссамнар коллективы: Харисов Ринат Зөфәр улы (рәссам), Ханнанов Васил Миргазиян улы (рәссам, график, “Чыңгызхан” иҗат берләшмәсе җитәкчесе), Әхмәтвәлиев Расих Хасип улы (рәссам) “Тукай рухы – мәңгелек!” эшләр сериясе өчен;

Чаллы татар дәүләт театры иҗат төркеме:
Гыйләҗев Мансур Аяз улы (пьеса авторы), Ибраһимов Фаил Мирза улы (режиссер-куючы), Фәхретдинов Инсаф Ильяс улы (Демьян Потапович ролен башкаручы), Каюмов Рафик Равгат улы (Гаяз ролен башкаручы) Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча “Бурлак”спектаклен иҗат итү, кую һәм төп рольләрне башкару өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъвә итәләр.
XS
SM
MD
LG