Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар мәхкәмәсе Дымовскийның дәгъвәсен кире какты


Краснодар мәхкәмәсе, элекке милиционер Алексей Дымовскийның, аны эшеннән азат итү турындагы фәрмәнне гамәлдән чыгарып, кире эшкә алуларын сораган гаризасын караудан баш тартты.

Дәгъвәче адвокаты “Интерфакс”ка, мәхкәмә бу эшне яңадан тикшерүдән баш тартуын, гаризада күрсәтелгән ялгышларны Дымовский төзәтергә өлгермәве белән аңлата, диде.

Мельников сүзләренә караганда, Дымовский моны эшли алмаган, чөнки ул тикшерү изоляторында булган. Мельников шулай ук, бу карар белән килешмәвен бу эшне яңадан мәхкәмәдә тикшертәчәген әйтте.

Узган елның ноябрь аенда Дымовский интернетка видеомөрәжәгать урнаштырган. Ул анда Новороссийски эчке эшләр бүлегендәге кимчелекләр турында сөйләгән. Шуннан соң аны алдашуда гәепләп, эшеннән чыгарганнар.

22 гыйнвардан Дымовский сак астында утырган.
7 марттан илдән чыгып китмәве хакындагы гаризасы белән азат ителгән.
XS
SM
MD
LG