Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фукс йорты: калган эшкә кар ява


Бер төркем студент Казанның Мәскәү урамында урнашкан Карл Фукс йортына элмә такта куярга булды. Бу аларның шушы тарихи йортның җимерелеп баруына каршылыгы. Вахитов районы башлыгы Руслан Шакиров исә, казаннарга борчылмаска куша. Аның сүзләренчә, йортны төзекләндерергә теләүче инвестор табылган инде.

XIX гасыр башында бу йортта атаклы табиб, татар мәдәниятен өйрәнүче Карл Фукс яшәгән. Аңа кунакка Пушкин, Лобачевский, Боратынский кебек күренекле шәхесләр килгән. Бу турыда язылган элекке мемориал такталар инде алып ташланган, ә йорт җимерелеп бара.

Казанның меңъеллыгы вакытында мондый тарихи урыннарның күбесе торгызылды. Бу йорт урнашкан Киров урамына элекке тарихи Мәскәү урамы исеме кайтартылган иде. Якындагы Петербур урамын петербурлар төзәткән кебек үк, Мәскәү урамын мәскәүләр төзәтер дип килешенгән иде. Ләкин Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткәндә кунакларны бу урамга кертмәделәр. Мәскәүнең бу эшкә кулы җитмәде. Мәскәү мэры Лужков соңрак эшлибез дип вәгъдә итсә дә, урам хуҗасыз калды.
Искәндәр Ясәвиев

Шулай да Казан хакимияте Мәскәү урамының асфальтын яңартты. Машина белән үтеп була. Әмма йортлар исә, элекке хәлендә калды. Мәскәү урамының 58нче Фукс йорты Казан хакимияте балансында. Ягъни кала аның хуҗасы. Бу йорт федераль дәрәҗәдәге һәйкәл булып кала. Димәк аны торгызу һәм саклау зур чыгымнар сорый. Казан хакимияте мондый акчалар таба алмый. Йортны торгызырга күпме акча кирәк булуын әйтмиләр. Федераль һәйкәлгә бармак тидерү һәм кирәк булган чыгымнар җитәкчелекне куркыта күрәсең. Шуңа күрә КДУ студентлары, укытучылары җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә булганнар.

“Фукс йорты һичшиксез республика күләмендәге тарихи һәйкәл һәм аның харәбә хәлендә тоту республика хакимияте өчен оят булырга тиеш. Бу эшне эшләмиләр дип берәүне дә гаепли алмыйм. Иң мөһиме әлеге йорт бөтенләй җимерелеп беткәнче аны төзекләндерү”, ди Ясәвиев.

Әлеге чарага Казан хакимияте вәкиле килмәде. Бары тик рәсмиләрдән Вахитов районының башлыгы Руслан Шакиров кына бар иде. Әмма Шакировта мондый чыгымнар сораучы йортлар болай да йөзләгән икән.
Руслан Шакиров

“Казаннарны тарихи биналарны саклап калу тәкъдиме белән урамга чыгулары бик яхшы хәл. Әлбәттә без бергәләп, бу йортның киләчәген җиренә җиткезеп эшләп бетерәчәкбез. Фукс йортын төзекләндерергә бюджет акчасы җитми һәм ул булмаячак та. Шуңа күрә без инвесторларга таянабыз. Бүген инвестор табылды. Хәзер төзекләндерүгә керешер өчен кирәкле кәгазьләрне барлау эше башкарыла”, ди Руслан Шакиров.

Әлегә Карл Фукс йортын кем төзекләндерә һәм моңа күпме акча кирәклеге билгеле түгел. Шулай да казаннар, студентларның борчылулары җавапсыз калмас һәм тарихи йорт кайчанда булса торгызылуына өметләнә.
XS
SM
MD
LG