Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб”чыларга гаепләү белдерелде


“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән Уфа блоггерлары эшен тикшерү тәмамланган. Алар экстремистлыкта гаепләнә.

Танылган татар галиме, билгеле этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, хәзер шушы эш буенча гаепләнүче биш кеше дә тикшерү нәтиҗәләре белән таныша башлаган.

Узган елның август башында Уфада биш кеше – ике галим, бер журналист, бер финанс хезмәткәре һәм бер эшкуар “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, кулга алынган иде. Башкортстан Югары мәхкәмәсе ике тапкыр аларны азат итү турында карар чыгарды. Шуңа да карамастан, Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бу эшне туктатмады. Моны гаепләнүче галимнәр мәхкәмәгә хакимиятләрдән басым булу белән бәйләп аңлата.

Илдар әфәнде сүзләренчә, алар өстеннән башланган тикшерүләр нигезендә сәяси сәбәпләр ята. “Әгәр республикада әлеге җитәкчелек һаман да хакимияттә калса, мине дә, башкаларны да, төрмәгә утыртып куярга тырышу булачак. Ләкин мәхкәмәнең безне аклаячагына шикләнмибез”, - ди И. Габдрафыйков.

“Уфагуб” белән хезмәттәшлектә гаепләнүчеләр өстеннән мәхкәмә утырышлары май аенда башланыр дип көтелә. Әгәр дә мәхкәмә гаепләү ягы белән килешсә, “Уфагуб”чыларга 5 елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG