Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугатын читтә тарату туктарга мөмкин


Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен Казанда чыккан татар газетларын яздыру бетәргә мөмкин. “Русия почтасы”ның басмаларны тарату тарифларын арттыруы, милли басмаларга зыян салачак.

Татарстан мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре авыр әбүнә кампаниясенә әзерләнә. Тиражларның җәйге кимүенә өстәп, матбугатны укучыларга тарату тарифлары да үзгәрде. Нәтиҗәдә бик күп басма мәгълүмат чараларын зур чыгымнар көтә.

2010 елдан “Русия почтасы” матбугат белән хезмәттәшлек итү шартларын үзгәртергә булды. Почта Татарстанныкы булганда, 18 меңнән артык әбүнәче җыйган газетларга ташлама биргән булган. Хәзер ул “Русия почтасы”ның җирле бүлегенә әверелгәч, бу тәртип үзгәргән. Ташлама хәзер 220 меңлек тираж җыйган һәм Мәскәүдә теркәлгән газетларга гына тәтиячәк. Мондый тиражны Русиядәге берничә федераль газета гына җыя ала. Берничә кеше генә чыгара торган күпчелек милли татар газетлар өчен 18 мең әбүнәчене җыю да бик якшы күрсәткеч иде.

17% күләмендәге ташламадан колак какканнан соң газетларның чыгымнары артты. Бюджеттан акчалата ярдәмне алмый торган “Татарстан яшьләре” газетасы Татарстаннан читкә таралуны туктатып торырга булды. Газет Русия күләм матбугат каталогыннан да чыкты. Шулай итеп, республикадан читтә яшәүче меңгә якын татар әбүнәчесе киләсе ярты еллыкта бу популяр газетаны ала алмачак.

“Ирек мәйданы”, почтаның таләбен үтәп Татарстаннан читтә яшүче 3 менгә якын укучысы өчен аерым теркәлгән тагын бер газета чыгарырга булды. Бу яңалык әбүнәчеләрдән җыелган акчага гына яши торган кечкенә редакциягә сизелерлек зыян китерде.

“Безнең гәҗит”тә киләсе яртыллыкта авыр финанс проблемага тарырга мөмкин. Баш мөхәррир Илфат Файзразманов:
“ Мин алдагы ярты елга гына 1 миллион сумга якын өстәмә акча табырга тиеш, әлегә без эшебезне дәвам иттерербез, әмма алга таба Русиядәге укучыларны югалтырга мөмкинбез”, ди.

Әлегә “Безнең гәҗит”нең Татарстаннан читтә бер мең әбүнәчесе бар. Басманы күбесенчә Башкортстан һәм Мари иле республикасында алдырталар икән. Финанс чыгымнарны күтәрә алмаса, газет Татарстаннан читтәге укучыларга килми башлаячак.

Республиканың төп рәсми газеты “Ватаным Татарстан” әлегә читкә таралу планнарыннан баш тартмый. Газет быел бөтен Русия каталогына керергә булды. Финанс чыгымнарны редакциянең бюджетыннан каплыйлар, дәүләттән аның өчен махсус акчалата ярдәм каралмаган, ди “Ватаным Татарстан” вәкилләре.

Киләсе яртылыкта, Татарстанның төп рәсми татар газетасын Русия төбәкләрендә алдырып булачак, әмма алга таба ничек булыр, беркем белми. Тарифларның артуы сәбәпле, басма язылу бәясен дә күтәрергә мәҗбүр булды.

Татарстаннан читкә таралу туктаган очракта, баш мөхәррирләр укучыларга газетларны интернет сәхифәләре аша укып барырга тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG