Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО толерантлык фотобәйгесе үткәрә


Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы чыдамлылык һәм дискриминацияләмәүне яклап фотобәйге оештыра. Оешмада рәислек итүче Казакъстан башлангычы белән үтүче бәйгедә җиңүчеләр Астанәгә сәфәр белән бүләкләнә.

2010 ел башында Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы җитәкчелегенә килгән Казакъстан баштан ук бу оешмада үз җитәкчелеге чорында төп игътибарны чыдамлылыкка һәм дискриминацияләмәүгә юнәлтәчәген әйтеп куйган иде.

Әлеге бәйге шул юнәлештәге адымнарның берсе буларак оештырыла.

Гомүмән, оешмага кергән барлык 56 дәүләт тә, “кешеләрне һәм төркемнәрне диннәре яки ышанычлары сәбәпле дискриминацияләүне булдырмаска һәм бетерергә” һәм “расалары, милләтләре, мәдәниятләре, телләре яки диннәре сәбәпле янауларга, дискриминациягә, дошманлыкка яки көч куллануга дучар булырга мөмкин төркемнәр вәкилләрен саклау өчен тиешле чаралар күрергә” вәгъдә иткән иде.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасындагы Казакъстан вәкиллеге финанслаган бу бәйгегә оешма илләрендәге барлык фотографлар чакырыла – һөнәриләре дә, үзешчәннәре дә. Фотолар толерантлыкның һәм раса, милләт, мәдәният, тел яки дин нигезендә дискриминацияләмәүнең мөһимлеген чагылдырырга тиеш.

5 җиңүчегә июнь ахырында Астанәгә сәфәр бүләк ителәчәк. 29-30 июньдә Касакъстан башкаласында үтәчәк Толерантлык һәм дискриминацияләмәү мәсьәләләренә багышланган халыкара конференциядә шушы бәйгедән сайлап алынган фотолар күргәзмәсе дә булачак.

Катнашырга теләүчеләр 10 майга кадәр иң күбендә 5 фото тапшырырга тиеш. Ул фотолар 2005 елдан искерәк булмаска һәм Европада иминлек вә хезмәттәшле оешмасы илләрендә төшерелгән булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG