Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда дөньядагы иң әче борычны полиция гранатларына тутырачаклар


Һиндстанның иминлек көчләре кул гранатлары ясаган вакытта дөньядагы иң әче булган чили борычын кулланачак.

Аларның тәэсир итү көче күз яшен чыгара торган газныкыннан да ким булмаячак. Бу корал сынаулары Һиндстан армиясендә узган.

Урам жыеннарын куып таратканда кулланылачак бу борычны аэрозоль баллоннарына тутыру да планлаштырыла.

“Чили өрәге” дигән атама алган бу борыч, 2007 елда Гиннесның рекордлар китабына дөньядагы иң әче борыч дигән исем белән кергән.
XS
SM
MD
LG