Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО тәрҗемәчеләре – кәсеп осталары


Надине Покровски, БМО тәрҗемәчесе, 1948 ел
Надине Покровски, БМО тәрҗемәчесе, 1948 ел

Сез телләргә маһирмы? Берләшкән Милләтләр оешмасына эшкә урнашып карагыз! Бу оешма үзенең эшчәнлеген алты рәсми телдә алып бара. Аның тәрҗемәчеләре дөньяда иң осталардан санала. БМОга эшкә урнашу өчен телләрне камил белү генә җитми икән. Моңа өстәп, тәрҗемәче авыр хәлләрдән чыга белергә, “тимер нервалы”һәм зәвыклы булырга тиеш.

Узган елның көзендә Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи Берләшкән Милләтләр оешмасының гомум мәҗлесендә 96 минутлык ачулы нотыгын тотканда, аның тәрҗемәчесе Фуад Злитни 75-нче минутта хәлдән яза. Аны тиз арада БМО тәрҗемәчесе алыштырып өлгерә. Тасмага язылып калган бу вакыйга синхрон тәрҗемәнең нинди авыр кәсеп икәнен ачып салды.

192 дәүләтне берләштергән оешмада тәрҗемә эше зур әһәмияткә ия. Гомум мәҗлеснең ике атнага сузылган еллык җыеннарын дөнья беренчелеге белән чагыштырып була. Бу көннәрдә анда тәрҗемә эшенә 460 кеше җәлеп ителә.

Калифорниядәге Монтерей институты җитәкчесе Барри Олсен сүзләренчә, БМО тәрҗемәчеләре дөньяда иң осталардан санала: “БМО тәрҗемәчеләре үз кәсебенең иң югары камиллегенә җиткән кешеләр. Бу оешмада тел белән эш итү иң югары дәрәҗәгә куелган.” Әйткәндәй, БМО тәрҗемәчеләренең бер өлеше шул абруйлы Монтерей институтын бетергән.

Оешмада инглиз һәм француз телләре рәсми эш телләре санала. Берүк вакытта барлык рәсми документлар оешманың алты рәсми теленә тәрҗемә ителә – инглиз белән француздан тыш, гарәп, кытай, урыс һәм испан телләренә. Аерым очракларда башка тел белгечләре дә чакырыла.

Эшнең тыгызлыгы иң тәҗрибәле белгечләрне дә аяктан ега ала. Каддафи белән булган хәлләр кабатланмасын өчен, тәрҗемәчеләр парлашып, бер-берсен 20 минут саен алыштырып эшли.

БМОда тәрҗемәче булып эшләү өчен телләрне камил белү кирәк, ләкин бу гына җитми. Хезмәткәрләр кулланмасында әйтелгәнчә, тәрҗемәче авыр хәлләрдән чыга белергә, “тимер нервалы” һәм зәвыклы булырга тиеш.

Андый кешеләрне табу кыен. Эш хаклары югары булуга карамастан – югары дәрәҗәле тәрҗемәчеләр елына 76 мең долларга кадәр акча казана – андый белгечләргә кытлык икән.

Чыгышы белән русияле Игорь Шпинов БМОның тел әзерлеге бүлеген җитәкли. “Без аңлау сәләте яхшы булган кешеләрне эзлибез. Кайчакта француз я инглиз теленнән урыс теленә тәрҗемә итүчеләр француз я инглиз телендә камил сөйләшмәскә дә мөмкин. Сәер күренеш – атом энергиясе турында текстны тәрҗемә итә алган кеше, француз кибетендә сөт алырга кушсаң, югалып калырга мөмкин” ди ул.

БМОга эшкә урнашу бик авыр. Узган ел кытай теле бүлегенә 1800 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның унысы гына сынауны үтә алган. Гарәп теле бүлегенә 400 кешенең икесен алганнар.

Оешманың күп кенә хезмәткәрләре документ тәрҗемәсе белән шөгыльләнә. Синхрон тәрҗемә кәсебе иң дәрәҗәлесе санала.
XS
SM
MD
LG