Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл өчен бүләк мөһим булмый


“Азатлык”ның яшь, даими тыңлаучыларының берсе - Гүзәл Шәйхетдинова күптән түгел Казанда үткән чибәрлек бәйгесендә, булачак кәләшнең иң чибәр дус кызы номинациясендә җиңү яулады.

Гүзәл турында бер ике-җөмлә

Гүзәл Шәйхетдинова – Казан кызы, 21 яшь. Гүзәллек салонында чәчтараш булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Татар эстрадасының яшь башкаручыларын, классик җырларны тыңларга ярата. Татар концерт-дискәтүкләренә дә еш йөри. Чит ил музыкасына да битараф түгел. Үзенә ошаган кинолардан “Күкләр никахы”н, “Территория девственниц”, “А зори здесь тихие” фильмнарын атый. “Кәеф ничек?”, “Модный приговор”, “Клуб бывших жен”, “Хорошие шутки” кебек теле тапшыруларны карый. Фәнис Яруллин, Ләйлә Дәүләтова шигырьләренә күбрәк өстенлек бирә. Еш әйтә торган сүзләре : “Күзең төшеп калмасын!”, “Булган, беткән - үкенүдән ни мәгънә?”

Ул чибәр һәм уңган


Гүзәл үзең катнашып җиңү яулаган бәйге турында таныштыр әле? Кемнән ишетеп катнашырга булдың?

Әлеге бәйге турында апам әйтте. Ул узган ел кияүгә чыккач, аның “Татарстан кәләшләре фестивале”ндә катнашу теләге бар иде. Фестиваль турында кызыксына башлагач, кәләшнең дус кызлары арасында да бәйге булачагы ачыкланды. Шулай итеп, мин апам тәэсире белән бу чарада үземнең көчемне сынап карарга булдым. Фестивальгә әзерлек бик күп вакыт һәм көч алганлыктан, апаем анда катнашудан баш тартты. Әлбәттә ул мине җиде юл чатында калдырмады, мин бәйгедә катнашсын өчен тырышты. Беренче кастингка да бергә бардык. Фестивальгә сайлап алу өлеше үткәч, төп чарага әзерлек башланды. Бер ай дәвамында атнага берничә тапкыр без модельләр үзерләүче мәктәптә махсус дәресләр алырга йөрдек.
Казанның Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче кечкенә кызлар белән биюгә әзерлек


Элегрәк моңа охшаш бәйгеләрдә катнашканың бар идеме?

2006 елда “Татар радиосы” гүзәле” бәйгесендә җиңгән идем. Анда минем фотога карап, интернетта тавыш бирделәр. Башка андый чараларда катнашканым булмады.

Димәк, Казанның “Эрмитаж” күңел ачу үзәгендә үткән кәләшнең дус кызлары бәйгесе кысаларында модельләр кебек йөрергә өйрәндегез, тагын ниләр эшләдегез?!

Беренче турда кичке күлмәкләрдән сәхнәдә йөрү булды. Икенче турда иҗади эшләребезне карадылар. Ул ярышның төп бүлеге иде. Кемдер җырлады, биеде, гомумән кызлар үзләрен төрле яктан күрсәтергә тырыштылар. Мин исә балалар катнашында шәрыкъ биюе әзерләдем. Бер ай буе атнага 2-3 тапкыр Казанның Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында кечкенә кызлар белән шул биюне өйрәндек. Тырышлык үз нәтиҗәсен бирде, безнең биюне бик ошаттылар һәм ул миңа җиңәргә ярдәм итте. Ярышның соңгы турында туй күлмәкләрен киеп, тамашачылар алдына чыктык.

Гомумән нәрсә мөһим иде соң бу бәйгедә йөз-кыяфәтме, әллә эчке күркәм сыйфатлар, талантмы?

Минемчә, монда йөз-кыяфәт ул кадәр үк мөһим булмагандыр. Чөнки син монда булачак кәләшнең үрнәк сыйфатларын күрсәтергә тиешсең. Ул ягымлы, мөләем булу, уңганлык, тырышлык, балаларны сөю...

Көндәш кызлар бу шартларны үти алды дип уйлыйсыңмы ?

“Татарстан кәләшләре фестивале” йомгаклау өлеше
Төрлечә булды. Минемчә, кайбер иҗади номерлар бәйге шартларына туры килеп бетмәде. Әйтергә кирәк, өченче урын алган кыз тышкы кыяфәте, буй-сыны белән әллә ни матур булмаса да, ул уңганлыгы, тырышлыгы, сөйкемлеге белән халыкны үзенә карата алды. Ә менә үзләрен чибәр, модель сыйфатлары бар дип санаган кызлар бернинди дә урын яулый алмады.

Бәйге шартларында милли үзенчәлек тә булсын дигән өстәмәләр юк идеме?

Юк. Барсы да үзе теләгән телдә чыгыш ясый алды. Татарча чыгышлар да булды. Ләкин аларга урын бирелмәде. Дөресен генә әйткәндә, ул кызларның татарча җырлауларына караганда, җырламаулары хәерлерәк булгандыр. Әзерлекләре начар иде.

Син үз чыгышың белән канәгать калдыңмы?

Һичшиксез! Яраткан биюемне башкардым, үземне тулысынча күрсәтә алдым дип уйлыйм.
"Азатлык"ның Казан студидиясендә "Кызган таба"га язылу мизгелләре

Нинди бүләкләр белән сөендерделәр?

Фотостудиягә, бизәнү әйберләре сатучы кибетләргә төрле сертификатлар бирделәр. Төп бүләк – гәүһәр ташлы муенса булды. Бу бәйгедә миңа иң мөһиме үз көчемне сынау, җиңеп, үземне тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алу иде.
XS
SM
MD
LG