Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле укытучыларына сабак


Татарстанда рус телле балаларга татар телен укытуда чигенешләр булмаячак. Татар теле укытучылары республика югары уку йортларының филология факультетларында “Рус телендә сөйләшүчеләр өчен татар телен укыту” белгечлеге дә ачылырга мөмкин. Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшырып булачакмы? Милли төбәк компоненты язмышы ничек бетте?

Казан дәүләт гуманитар педагогика университетында татар теле укытучылары җыелды. Анда республика күләмендә “Гомуми һәм һөнәри уку йортларында татар телен укытуны камилләштерү” дигән темага фәнни-гамәли конференция үтте.

Татар телен укыту сәяси мәсьәлә

Укытучылар җыенында төп доклад белән Татарстанның мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин чыгыш ясады. Мостафин федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар телен укытуны камилләштерү мәсьәләсенә тукталды. Аның фикеренчә, рус балаларына татар телен өйрәтү бурыч кына түгел, сәяси мәсьәлә дә булып тора.

“Татар телен саклап калу мәсьәләсе – ул милләтләрнең үзара хөрмәт белән яшәве”, ди Данил Мостафин.

Милли телләрне укыту вакытлычамы?

Форумда катнашучылар
Министр урынбасары үзенең чыгышында укыту стандартларыннан милли төбәк компонентының төшерелеп калдырылуы җәмәгатьчелекне борчуга салуын белдерде.

Хәзергә милли телләрне укытуга мөмкинлек бирелде. Әмма моның вакытлыча булуы да мөмкин. Мостафин да Татарстан мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә татар теле һәм әдәбияты фәненнән вакытлы дәүләт стандарты кабул ителүен әйтә.

“Әлегә сүз иске стандартлар турында бара. Бу әле алар белән эшләмәскә дигәнне аңлатмый. Без әле алар нигезендә 10 ел дәвамында нәтиҗәле эшләргә һәм җитди үзгәрешләр кертә барырга тиеш”, ди Данил Мостафин.

Укытучылар сүлпәнлек күрсәтә

Билгеле булганча, Татарстан мәгариф өлкәсендәге яңа стандартның өченче вариантын кабул итте. Аның нигезендә татар һәм рус телләрен укытуга вакыт тигез күләмдә бирелә. Әмма министр урынбасары укытучыларны яңа стандартларны тикшергәндә сүлпәнлек күрсәтүдә гаепләде.

“Без хәзер мәктәпләр өчен яңа белем бирү стандартларын кабул итү алдында торабыз. Һәрбер укытучының әлеге стандартлар белән танышуын сорар идем. Бу бик җитди мәсьәлә”, ди Мостафин.

Татарстан балалары өч тел беләчәк

Татарстан, Чечен һәм Төньяк Осетия республикалары Русия мәгариф министрлыгы оештырган “Русиядә тәңгәллекне формалаштыру нигезе” проектында катнаша. Ул татар, рус, чит тел белүче шәхесләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бу тәҗрибә нигезендә укучыларны башта Татарстан, алга таба гомумрусия, аннан дөнья мәдәнияте белән таныштырачаклар.

Тел өйрәнүгә мультимедиа ярдәм итә

Мисал өчен, бер ширкәт Тукайның “Бала белән күбәләк” әкиятен мультфильм рәвешендә эшләгән. Министр фикеренчә, татар телен үзләштерүдә заманча технологияләр ярдәмгә килә ала.
Сулдан уңга: Рүзәл Йосыпов, Данил Мостафин, Алмаз Галимов


“Мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфларда бу нигезендә укытуга зур игътибар бирәчәкбез”, ди Мостафин.

БДИ русча гына тапшырыла

Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр көтелсә дә, Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) милли телләрдә тапшырып булмый. Бары тик татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын (Единый республиканский экзамен – ЕРЭ) гына татарча биреп була.

Мәскәү татар теленнән өлгерешне күзәтүдә тотмакчы

Конференциядә әйтелгәнчә, федераль үзәк укучыларның татар теленнән өлгерешен күзәтүдә тотарга җыена. Әмма тел галиме Николай Максимов рус балаларының татар теленнән күрсәтелгән билгеләренә ышанмый. Балаларның татар теленә караганда инглиз телен яхшырак белүләре белән дә килешми.

“Мәктәпләрдә татар теле укытыла, әмма белем бирүнең сыйфаты җайга салынмаган”, ди Максимов.

Татар теле укытучылары өметсезләнми


Укытучылар фикеренчә, хәзер БДИ рус телендә тапшырылса да, ата-аналар, балалар туган телләрен кирәксез дип санамый. Күп укытучылар “Без – татарлар, шуңа телебезне сакларга тиешбез!”, дигән фикердә тора.

Фәнни җыенда катнашучылар гомуми һәм һөнәри уку йортларында татар теле укытуның сыйфатын күтәрү максатында республикада барлык белем бирү йортларында заманча технологияләр кертү мөмкинлекләрен уйларга, русча сөйләшүче укучыларга татар телен чит телләргә өйрәтү методикасы белән укытуга аеруча игътибар бирергә, яңа укыту материаллары төзергә, укытучыларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтергә дигән нәтиҗәгә килде.
XS
SM
MD
LG