Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үземә йөкләнгән вазифаларны намус белән башкарырга ант итәм"


Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазыйфасына керешүенә багышланган тантана үтте. Анда Дәүләт шурасы депутатлары, төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре, кунаклар катнашты.

Ирек мәйданында урнашкан Зур концертлар залында татар конгресслары, халыкара форумнар, зур юбилейлар, тантаналы кичәләр үтә. Пәнҗешәмбе көнне бу бинага якын бару җиңел түгел иде. Бер урам ераклыктан ук милиция саклап тора, Ирек мәйданына үтү өчен рөхсәт кәгазьләре яки шул тирәдә эшләү турында таныклык таләп ителә. Бусы да халыкара саммитлар вакытында гына була торган хәл.

Бер президентның эшчәнлеге тәмамланып, икенчесенең эшкә керешү мизгеле гадәттән тыш вакыйга булып чыкты.

Совет заманнарында 18 еллап Татарстанны җитәкләгән Фикрәт Табеевның китүе, аның урынына Рәшит Мусинның сайлануы бернинди шау-шусыз, КПСС обкомы пленумында гына хәл ителгән иде. Миңтимер Шәймиевнең җилкәсендәге президентлык йөген төшерү һәм Рөстәм Миңнехановка камыт кидерү гаять мөһим, тантаналы чарага әверелде.

Федераль хакимият вәкилләре, Русия министрлары, чит илләрдән килгән эшкуарлар, республика ветераннар, дин әһелләре, галимнәр, төрле төбәк вәкилләре Ирек мәйданындагы матур залга җыелды. Бинага кергәндә, моңа кадәр күзгә күренмәгән матур хәрби киемле гвардиячеләр ишек саен, баскыч саен икешәрләп басып тора иделәр.

Чакырылган кунакларны теркәгән вакытта аларга кечкенә тартмада инаугурация истәлеге итеп махсус чыгарылган көмеш тәңкә тапшырылды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, Татарстанда президент хакимияте символы булган штандарт чыгарылды. Уртасына республика туграсы төшерелгән алтын укалы Татарстан аләме – президент штандарты – республика илбашы утырган бина түбәсендә генә җелферди. Башка урыннарда мондый тугралы аләм бервакытта да эленми.

Инаугурация тантанасын парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ачты, Ул яңа президентны сәхнәгә чакырды. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Конституциягә кулын куеп татар һәм рус телләрендә ант итте.

Гамәлдәге президент Миңтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановка президент штандартын тапшырды. Менә шушы мизгелдән башлап Шәймиевнең президентлыгы тәмамланды, ә Рөстәм Миңнеханов республикадагы иң зур җитәкче булды.

Русия президентының Идел буе округындагы вәкиле Григорий Рапота Дмитрий Медведевның тәбрикләү хатын җиткерде. Үзеннән өстәп, Рапота Миңтимер Шәймиевнең җиңел аралашучан, уңай шәхес булуын әйтте:

"Ул кешеләрне җәлеп итә һәм аларны туплап эшләтә белә. Татарстан мәнфәгатьләрен яклаганда, ул чакматаш кебек каты да була. Шәймиев туган җиреннән беркая да китәргә теләмәде", диде ул.

Бу уңайдан Григорий Рапота, “Ипле кеше иленнән китми” дигән мәкальне татарча әйтеп, хәзер федераль җитәкчеләрнең дә татар телен үзләштерергә тырышуына игътибар итте.

Тантанада Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе Әкмәледдин Ихсан оглы, Русия Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Төркмәнстан парламенты рәисе Акҗа Нурбердыева, Мордовия Республикасы җитәкчесе Николай Меркушин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшин чыгыш ясадылар.

Нотыкчылар барысы да Татарстанның абруе күтәрелү, Миңтимер Шәймиевнең хезмәтләре турында әйтеп, Рөстәм Миңнехановның мәртәбәле вазыйфаны уңышлы башкаруына ышаныч белдерделәр. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның чыгышы тулысынча татарча булды:

“20 ел дәвамында без Татарстанны алга алып бардык, яңа биеклекләргә күтәрдек. Утларын да, суларын да кичтек. Декларация белән конституциябезне кабул иттек, референдум уздырдык, федераль хакимият белән шартнамәләр төзедек. Дефолтын да, кризисын да үз җилкәбездә татыдык.

Дөнья безне чыныктырды, дөнья безне таныды, дөнья безнең белән санлаша башлады. Боларның барысы өчен дә без Миңтимер Шәймиевкә бурычлы. Ул безне дәүләтле булырга, ватанпәрвәр булырга, татар булырга өйрәтте.

Без – милли республика. Халкыбызның меңъеллык мәдәнияте, гөреф-гадәтләре , аның бөек теле бар. Нәкъ менә алар безне республика итә, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрә. Әгәр алар булмаса, без гап-гади бер өлкә булыр идек.

Кешегә ашау-эчү генә, кием-салым гына җитми, аңа рухи азык та кирәк. Хакимият башлыкларыгыз да, министрларыгыз да, киңәшчеләрегез, ярдәмчеләрегез дә үзегез кебек үк тәвәккәл, тырыш һәм гадел булырлар. Алар халык мәнфәгатьләрен дә кайгыртырлар, халкыбызны матди яктан да, рухи яктан да баету өчен армый-талмый эшләрләр. Без моннан соң да акыллы, белемле, бай, сәламәт, мәдәниятле, иманлы халык булып калырга тиеш”, диде ул.

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановны котлап, аңа уңышлар теләде. Үзе белән бергә эшләгән командага, федераль җитәкчеләргә, Русия президентлары Борис Ельцинга, Владимир Путинга һәм Дмитрий Медведевка бергә эшләгәндә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан халкына рәхмәт әйтеп, ул киләчәктә дә республика өчен файдалы эшләр башкарасын, президент Миңнехановка ярдәм итәчәген әйтте.

Үзенең хушлашу чыгышында Миңтимер Шәймиев Русиядә милли сәясәтне камилләштерү кирәклеге турында һәм федерализмны яклап, шактый кыю тәнкыйть сүзләре дә әйтте. Ахырда президент вазыйфаларына керешкән Рөстәм Миңнеханов үзенең планнары белән бүлеште.

"Хәзерге чорда икътисадны, хакимиятне, идарә системасын заманчалаштыру, коррупция белән көрәш, инновация ысулларын куллану кризистан чыгарга, халык тормышын яхшыртырга ярдәм итәчәк", диде президент Миңнеханов.

Бу тантаналы йола күтәренке рухта барды. Уңай фикерләр, казанышларны искә алу, алга бару юллары турында кызыклы сүзләр яңгырады. Татарстан белән горурлану монда чакырылган һәркемнең күңеленә хуш килде. Ләкин барыбер 20 ел көн саен җитәкче буларак күз алдында торган Миңтимер Шәймиевнең президентлыктан китүе күпләрдә моңсу хисләр дә уятты.

Күп кенә җитәкчеләр Шәймиевкә таянып өскә күтәрелгән, аның белән эшләргә күнеккән. Ә хәзер үзгәрешләр көтелә. Тиз һәм куәтле хәрәкәт итүче яңа президент Миңнеханов Миңтимер Шәймиев эшен дәвам итсә дә, бу инде башка чор, башка тормыш булачак. 22 апрельдә Татарстанның Дәүләт шурасы утырышында президент Миңнеханов Татарстанның яңа премьер-министрын һәм хөкүмәт әгъзаларын депутатларга расларга тәкъдим итәчәк.

Яңа президентның беренче фәрманы шунда ук имзаланды. Ул Миңтимер Шәймиевне “Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены бүләкләү турында. Орденны тапшырганда Миңтимер Шәймиев үзенә бирелгән чәчәкләр бәйләмен залда утыручы хәләл җефете Сәкинә ханыма бүләк итте.
XS
SM
MD
LG