Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cтратегик һөҗүм коралын киметү килешүе якын атналарда имзаланырга мөмкин


Русия-Америка арасындагы стратегик һөҗүм коралларын киметү турындагы килешү каршылыкларына тиздән нокта куелыр дип фаразлана. Ул якын атналарда Чехия башкаласы Прагада имзаланырга мөмкин.

Аssociated Press Кремльнең рәсми вәкиле сүзләренә таянып, килешүне имзалау өчен барлык кирәкле документларның әзер булуын әйтә.

Ак йорт сүзчесе Роберт Гибсс журналистларга белдерүенчә, килешү азагына якынлашты, әмма сөйләшүләр әлегә төгәлләнмәде.

“Без, минемчә, стратегик һөҗүм коралы турында килешүгә бик якынлаштык. Әмма президент Обама һәм Медведев бу хакта тагын бер кат сөйләшмичә, килешү әзер булмаячак”, диде ул.

Килешүне 8 апрельдә имзаларга өметләнәләр

Ике яклы килешүгә ирешү турында Барак Обама Сенатның тышкы эшләр комитеты рәисе, демократ Джон Кери белән әлеге комитет әгъзасы, республикан сенатор Ричард Лугарга хәбәр иткән.

Лугар сүзләренчә, Ак йорт Обама һәм Медведев яңа килешүне 8 апрельдә Прагада имзалар дип өметләнә.

Әлеге төгәл көне рәсми расланмаса да, ул нәкъ Обаманың бер ел элек Чехия башкаласында коралларны киметү турындагы ясаган чыгышы вакытына туры килергә мөмкин.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Андрей Нестеренко сүзләренчә, килешү Прагада имзаланырга мөмкин, әмма соңгы сүзне Обама һәм Медведев әйтәчәк.

“Документны имзалау вакытына килгәндә, рәсми килешү әлегә юк. Мондый карар бары тик Русия һәм Кушма Штатлар президентлары тарафыннан гына кылына ала. Һәм алар моны тиз араларда хәл итергә өметләнә”, ди ул.

“Сүндереп-кабызу”

Баштарак, стратегик һөҗүм коралы турында килешү инде аның вакыты чыкканчы ук, ягъни узган елның декаберенә хәтле хәл ителер дип көтелде.

Чөнки бу килешү 2009 елны 1 гыйнварында Обама Америка президенты вазыйфасына керешкәч, Мәскәү белән Вашингтонның “сүндереп-кабызу” сәясәтенең бер өлеше булып саналды.

2008 елның августындагы Русия-Грузия сугышыннан соң Вашингтон белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелек арткан иде.

Обама һәм Русия президенты Дмитрий Медведев узган елның апрелендә гамәлдән чыгачак килешү урынына яңасын булдыру һәм июльдә коралларны киметү хакында килешү хакында сөйләште. Һәр ил атом чукмарларын чирек күләмгә - 2200дән 1600гә, ә стратегик бомбалау очкычы һәм ракеталарны яртылашка - 1600дән 800гә калдыру күздә тотыла.

Кушма Штатлар әйдәүче

Билгеле булганча, АКШ президенты Барак Обама Чехия башкаласында мәйданга җыелган халык алдында чыгыш ясап, бар дөньядагы атом коралларын бетерү эшендә Кушма Штатларның әйдәүче булырга әзер булуын белдерде.

“Атом коралын кулланган бердәнбер ил буларак Кушма Штатлар моңа каршы чара күрергә бурычлы. Без бу эштә үзебез генә уңышка ирешә алмаячакбыз. Әмма без әйдәүче, башлаучы була алабыз. Шуңа күрә бүген мин Американың атом коралларыннан азат дөньяда тынычлык һәм иминлеккә омтылуы турында ачык итеп һәм ышаныч белән әйтә алам”, диде бер ел элек Обама.

Русия һәм АКШ вәкилләре ике ил президенты Прагада 8 апрельдә яңа килешүне имзалар өчен очрашыр дип өметләнә.

Медведев 6-7 апрель көнне эш сәфәре белән Чехиягә күрше Словакия башкаласы Братиславага килә.

11-12 апрель көнне Обама Вашингтонга атом куркынычсызлыгы саммитына килгән 44 ил җитәкчелеген кабул итәчәк. Шул вакытка кадәр килешүне имзалау дөньяда атом коралы запасларын башта киметү, ә аннары бөтенләйгә юк итү максатының символы булып тора.
XS
SM
MD
LG