Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язын һәм көзен ирләр хатыннарын ешрак җәберли


Бүген җәмгыятьтә ир-ат белән хатын-кыз хокуклары тигез, хатын иренең колы түгел, бәйсез шәхес дигән фикер алга сөрелә. Ләкин үз көчен хатын-кызга кул күтәрүе белән дәлилләүче ир-егетләр бүген дә очрый. Ирләре тарафыннан җәберләнү халык мәхәббәте яулаган, танылган артистларны да уратып узмый. Халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны да ире 5 ел дәвамында кыйнаган.

Хатын-кыз “җанлы курчак” дип аталган чор күптән инде гасырлар чигендә калган булса да, өйдә хатынын һәм баласын җәберләп торучы, хатын-кызга кул күтәрүче ир-арлар бүген дә бар. Хәмдүнә Тимергалиева 1995 елны, 47 яшендә кияүгә чыккан. Көчле, һәрвакыт кыерсытучысына җавап кайтарган артистканы ире кыйнап яшәгән.

“Артист кешесенә гел матур сүзләр әйтәләр. Бик көнләшә иде, кайткач, ызгышып, мине кыйный иде. Бугазыма типкән вакыт та булды. Оятымнан нишләргә белмәдем, тавышымны югалтырмын дип курыктым.

Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева
Сәнгатьтә эшләп арыган идем, аның кем икәнен күңел күзем күрмәде. Кемнеңдер җилкәсенә башымны куясым килде. Беренче тапкыр аны күргәч, сәхнәдән дә китәргә җыенган идем. Бүген ирләр белән хатын-кызлар тигез хокуклы. Элек кенә ул хатын- кызлар ирләре әйткәнне эшләп, яулык белән капланып йөргән. Яраткан кешене хөрмәт итәргә кирәк. Хатын-кызның иргә бәйле булуын мин дөрес дип санамыйм. Хатын-кыз чарасызлыктан гына, мәсәлән, китәр урыны булмаганнар гына иргә буйсына”, ди Татарстанның халык артисткасы.

Үзенең кимсетелеп яшәгән еллары турында халык ишетеп, аны сөйләвеннән Хәмдүнә апа бер дә курыкмый. “Мин берсеннән дә курка торган кеше түгел”, ди ул.

“Сократ” ярдәмгә килә

Коммерцияле булмаган “Сократ” вакыфы авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү максатыннан интернет сәхифәсе ачкан. Ирләре, әтиләре кыйнаган хатыннар, балалар, инвалидлар, алга таба тормышын ничек алып барырга белмәгәннәр әлегә сайтка борчуларын яза ала,
"Сократ" фонды рәисе Михаил Шаргородский
психологлар аңа ярдәм итәчәк, ди фонд рәисе Михаил Шаргородский. Бу сәхифәдә танылган шәхесләр авыр минутларда көч табып, алга барулары турында да язачак. Куркуда калган гаиләләр интернет сәхифәсендә башкалардан ярдәм сорый, киң күңеллеләр ярдәм кулы да суза ала, ди фонд рәисе.

“Язын һәм көзен золым арта”

Психологлар еш кына кешелекнең көчле өлеше саналган ир-егетләр проблемаларын үзләреннән көчсезрәкләргә көч күрсәтеп чишә дип саный.

“Бездә хатын-кызларны кыйнау бөтен заманда да булган, җәмгыятьнең рухи яктан үсүенә карамастан, хәзер дә бар. Аеруча икътисади кризис, яз, көз көннәрендә ир-атларның кәефе булмый, эштә проблемалары күп була. Бу проблемаларны алар хатыннарына, балаларына карата агрессияле мөнәсәбәт белән чишә”, ди психолог Алинә Гыйниятуллина.

Әгәр дә ир-егет хатынына бер тапкыр кул күтәрсә, алга таба да җәберләү дәвам итәчәк дип саный Гыйниятуллина. Мондый хатын-кыз һәрвакыт өеннән китергә әзерләнеп торырга тиеш саный ул.

“Ире кыйнаган кеше һәрвакыт паспорт, акчасын әзерләп куярга тиеш, иренең кайчан агрессив булачагы билгесез. Мондый хатын-кызга алдан ук үзен, баласын әзерләргә кирәк. Китәргә урыны булсын өчен туганнарын кисәтеп кую мөһим. Никтер ирләре җәберләп торган хатыннар милиция хезмәткәрләре, психолог, социаль хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итәргә курка, алар ирләренә тулысы белән буйсына”, ди Алинә Гыйниятуллина.

Психолог бүгенге тормышта ир белән хатын-кызның тигез хокуклы булу яхшы, ди.

Психолог Алинә Гыйниятуллина
“Коръәндә “хатын-кызны ир кешедән өстенрәк күрергә теләсәм, аның башыннан яратыр идем, түбәнрәк булуын теләсәм, аягыннан яратыр идем” дигән сүзләр бар. Кыз кеше ирнең кабыргасыннан яратылган дип санала. Димәк, ул аның иң якын кешесе, дусты һәм киңәшчесе булырга тиеш”, ди Алинә ханым.

Мәскәүнең Рублевка районында яшәүче бай ир хатыннары да, рус эстрадасының танылган йолдызлары да бүген хатын-кызның бәйсез булырга тиешлеге турында яза. Җәмәгатьчелек арасында да ике җенес вәкилләренең тигез хокуклы булырга тиешлеге турында фикер төпләнеп килә. Хатын-кыз халкы үзенең максатына иреште. Кайбер психологлар вакыт узу белән ир-атлар өйдә бала карап яту, хатынының акча китерүен таләп итмәсләрме дип тә шикләнә.

Табиб психиатр Зиннур Гарипов хатын-кызга кул күтәрү – көчсезлек билгесе, ир-атларның мондый тотышы җәмгыятьнең белемсезлеген күрсәтә дип саный.
XS
SM
MD
LG