Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда ватылып жиргә төшкән боралакта 14 кеше яраланган


Әфганстанның көньягындагы Забул вилаятендә халыкара хәрби көчләр боралагының ватылып жиргә төшүеннән 14 кеше зыян күргән. Яраланучыларның 9-ы хәрби халыкара көчләрдән, ә 5-е әфган солдатлары.

Тикшерүләр башланган. Мәгълүматләргә караганда, боралакның бозылуы жирдән ут ачу нәтижәсе түгел.

Ләкин Талибан, боралак аның сугышчылары тарафыннан атып төшерелгәнен әйтә һәм боралактагыларның барысы да һәлак булды, ди.
XS
SM
MD
LG