Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа белән Казан боз өстендә көрәшәчәк


“Ак барс” хоккей такымы “Металлург”ны 3:1 хисабы белән җиңеп, кыйтга хоккей лигасының ярым финалына чыкты. Татарстаннарның киләсе көндәше - Башкортстанның “Салават Юлаев” такымы. Спорт белгечләре фикеренчә, бу көндәшлек спорт белән генә чикләнмәячәк.

Спорт белгечләренә “Ак барс” белән “Металлург” көрәшенең соңгы минутларга кадәр нәтиҗәнең нинди булачагын фаразлавы кыен булды. Чөнки ике такым да бер-берсенә тиң. Уртак 70 уен үткәргән, икесе дә 33 тапкыр җиңелгән, икесе дә бер-берсенең капкасына 180 алка керткән.

“Металлург”ны җиңү - бәхет эше

Спорт белгече Илнар Хөснуллин фикеренчә, “Ак барс”ка “Металлург”ны җиңүе бәхет эше.

“Ике такым да әлеге уеннарга хәлсезләнеп керде. “Ак барс” Казакъстанның “Барыс”ы белән, “Металлург” - Чиләбенең “Трактор”ы белән озак көч сынашты. Көнчыгыш конференциясендә “Металлург” икенче, ә татарстаннарның өченче урынны алулары, көндәш такымның безнекеләрдән көчлерәк булуын күрсәтте. Минемчә, бу җиңү уенчыларның түгел, ә Зинәтулла Биләлетдинов тырышлыгы. Чөнки төрле уенга ул такымның төрле төркемен билгеләде. Элек “Ак барс” беренче төркеме белән танылса, хәзер башка уенчылар да үз көчен күрсәтте”, ди Хөснуллин.

Хәлиткеч уен булгач, билгеле сугышларсыз да булмады. Татарстан такымыннан булган Дмитрий Обухов көндәшләрдән Федор Федоров һәм Николай Пронин белән сугышты. Шунлыктан “Ак барс”ларга шактый вакыт аз составта уйнарга туры килде.

“Ак барс” быел чемпион булырмы дигәнгә, Илнар Хөснуллин фаразлар белән ашыкмаска киңәш итә. Чөнки яңа кертелгән тәртипләр нигезендә, киләсе көндәшен “Салават Юлаев”ны җиңгән очракта да, алар финал уеннарының көнчыгыш конференциясен генә җиңгән була. Моннан соң әле аңа көнбатыш конференциясендә җиңүче белән көч сынашырга кирәк булачак.

“Көнбатыш конференциясендә кем җиңә, шул кыйтга хоккей лигасы кубогын да алачак дигән фаразлар бар. Чөнки көнчыгыш конференциясендә көчсезрәк такымнар уйный”, ди Хөснуллин.

“Ак барс” һәм “Салават Юлаев” көндәшлеге спорт кына булмаячак

Татарстаннарның киләсе көндәше - Башкортстанның “Салават Юлаев” такымы. Бу чемпион такым белән Татарстанның “урта хәлле” такымы саналган “Нефтехимик” та көч сынашып карады. Баштарак атаклы “Салават Юлаев”ны җиңде дә. Соңыннан гына “Салават Юлаев” үзенә тиң булмаган такымга бирешеп утыруны хурлык дип санап, көчен туплады. Спорт белгече Илнар Хөснуллин Башкортстан такымының көчле булуын таный.

“Салават Юлаев” Русиядә ике иң көчле такымның берсе санала. Беренчесе - Питербурның “СКА”, икенчесе башкортлар такымы. “СКА” инде беренче уеннарда ук төшеп калды. Әмма “Салават Юлаев” такымы өстендә ниндидер басым бар. Быков белән Захаркин бер үк вакытта Русия хоккей җыелма такымы тренерлары да. Олимпия уеннарындагы җиңелүдән соң, алар психологик басым астында. “Салават Юлаев” та Русия җыелма такымының нигезен тәшкил итү сәбәпле, шулай ук бу басымны тоя. Көч ягыннан алар өстенрәк, әмма психологик яктан “Ак барс” әлеге уеннарга ныграк әзер.

“Татарстан белән Башкортстан такымнары очрашу сәбәпле күп кенә интернет сәхифәләрендә бәхәс башланачак. Янә татар-башкорт проблемасына, кемнең кемнән килеп чыгу проблемасына игътибар артачак. Бу көндәшлек спортта гына булмаячак”, ди Илнар Хөснуллин.

“Ак барс” белән “Салават Юлаев” арасында беренче очрашу 2 апрель көнне узачак. Бу бары тик боз өстендәге хоккейчылар көрәше генә түгел, ә бер-берсенә көндәш булган республикалар көрәше. Ике милләт көрәше дип тә әйтеп булыр иде, әмма “Салават Юлаев”та башкорт милләтеннән булган уенчы юк.
XS
SM
MD
LG