Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә - матәм: шартлауда кемнең “кулы уйнаган”


Сишәмбе Мәскәүдә матәм көне. Аннан алдагы көнне метрода булган ике шартлауда барлыгы 39 кеше үлде. Шартлау булган урында киләчәктә хәтер тактасы куелачак. “Лубянка” һәм “Парк Культуры” метросына килгән кешеләрнең кулларында чәчәкләр.

Русиянең барлык дәүләт оешмаларында әләмнәр төшерелгән. Шартлау булган ике метро станциясендә шәмнәр яндырылган, меңләгән чәчәкләр куелган.

Шул ук вакытта метроның керү-чыгу юлында милиция вәкилләре сакта тора. Гомумән, Мәскәү метросы дөньяда иң күп кеше ташучы транспорт булып кала. Көненә анда 6 миллионлап кеше йөри.

“Парк Культуры” станциясендә янында чәчәк сатучы Татьяна шартлаудан соң барлык халык мәш килеп йөгереп чыкты дип искә ала.

“Бер егетне күрдем, шактый яраланган иде. Шулай ук тагын бер яраланган кызны күрдем. Бик куркыныч булды. Калганнары барысы да елый иде. Бу бөтен кеше өчен дә зур кайгы дип саныйм”, ди ул.

Медведев чәчәкләр куя
Медеведев: Барысын да юк итәчәкбез


Русия премьер-министры Владимир Путин, президент Дмитрий Медведев да әлеге террор гамәлләре артында торучыларны тотачакбыз һәм юк итәчәкбез, диде.

Бу хакта Медведев дүшәмбе кичен Мәскәүнең беренче шартлау булган “Лубянка” метросы станциясе платформасында чәчәкләр куйганда әйтте.

“Боларны эшләүчләрне кеше дип тә әйтеп булмый, бу – хайваннар. Һәм нәрсәне истә тотып эшләгәннәренә карамастан, алар кылган гамәл ул җинаять. Мин бернинди шиксез әйтәм, без аларны табачакбыз һәм юк итәчәкбез”, диде ул.

Көч структуралары Мәскәү метросындагы шарталтуның күптән түгел Кавказда үтерелгән Сәет Бурятский, Анзор Астемиров һәм башка сугышчылар өчен уч алу булып тора дигән фикердә. Әмма оппозициядәге сәясәтче Марина Литвинович фикеренчә, бу кешеләр әле күптән түгел генә үтерелде, ә мондый чараларга әзерләнү өчен вакыт таләп ителә.

“Әлбәттә барлык фаразларны да карарга кирәк. Ләкин минем соңгы дистә елда террор гамәлләрен өйрәнү тәҗрибәсе мондый терактларга әзерлек өчен уртача 3 ай кирәк булуын күрсәтә. Мин шуңа игътибар иттем: интернетта шул кадәр күп фикер белдерүләр бара, фаразлар әйтелә. Һәм күпләр моның чечен идән асты сугышчылары гамәлләре булуына яисә гомумән чечен сугышчыларына гына бәйлә булуына ышанмый. Күпләр монда Русия махсус хезмәтләренең чечен террорчылары белән берлектә “куллары уйнаган” дип шикләнә”, ди Литвинович.

Халыкара дәрәҗәдә көрәш

Әлеге бу шартлау өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады. Әмма ФСБ башлыгы Александр Бортников әйтүенчә, кайбер чалымнар бу Төньяк Кавказ сугышчылары белән бәйле булырга мөмкинлекне күрсәтә.

Дүшәмбе көнне Канада да зур сигезлек саммитында катнашкан Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әлеге шартлаулар халыкара террор оешмалары ярдәмендә эшләнгән булырга ихтимал дигән фикерен җиткерде.

Лавров сүзләренчә, шартлатучылар халыкара террор челтәренең бер өлеше булып тора.

“Бу тагын бер кат халыкара өлкәдә көчне арттыру кирәк дигән фикерне күәтли. Террор гамәлләрен оештырган, финанслаган һәм үтәгән кешеләр үзләрен беркайда да имин хис итмәскә тиеш. Бу халыкара террор челтәре белән бары бөтенебезнең көчне туплап, дөнья җәмәгатьчелеге, аерым алганда БМО карарлары нигезендә генә көрәшеп була”, диде ул.

Халыкара җәмәгатьчелек Русия кайгысын уртаклашты

Кушма Штатлар президенты Барак Обама җинаятьчеләрне тотуда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Дүшәмбе көнге шартлаулар Русиядә Төньяк Кавказ сугышчылары тарафыннан һөҗүмнәрнең арту куркынычын күбәйтте.

Чечен сугышчылары башлыгы Доку Умаров узган айда Русия төбәкләренә һөҗүмнәр артачагы белән янады.
XS
SM
MD
LG