Accessibility links

Обама Иранга яңа чикләү кертергә чакыра


АКШ президенты Барак Обама Франция президенты Николя Саркози белән Ак йортта очрашканнан соң ясаган чыгышында, Иранга санкцияләр кертү мәсьәләсен озакка сузмаска кирәк, дип әйтте. Франция башлыгы һәм көнбатыш илләренең күпчелеге Обама тәкъдиме белән килешә.

Франция президенты белән Ак йортта очрашкан Обама, Иранга яңа чикләү кертү турындагы карарын ачыклады.

"Чикләүләрне кертү мәсьәләсен айларга сузарга ярамый, киресенчә, берничә атна эчендә бу эшне башкарырга кирәк. Бу яз көннәрендә чаралар күрелер дип ышанам", диде Обама.

Франция президенты Николя Саркози да чикләүләр турында карар кылу кирәк дигән фикер белән килешә. Ул бу хакта алман канцлеры Ангела Маркель, Британия премьеры Гордон Браун белән киңәшләшеп яңа чикләүләр режимын кабул итәргә кирәк дигән карашы белән уртаклашты.

Икътисади яктан алга киткән "Зур 8лек" илләренең Канадада узган җыенында, Иранның атом програмына каршы чаралар күрелергә тиеш дигән карарга киленгән иде.

Канада премьер-министры Стефан Һарпер, АКШ, Канада, Британия, Франция, Германия, Италия, Япония һәм Русиядән торган зур 8лек илләре алдында ясаган чыгышында: "Тәһран атом програмын туктатып, тыныч сөйләшүләр башларга тиеш", дип әйтте.

Халыкара Атом энергиясе идарәсе февраль аенда: "Иран атом башлыгы ташый алырлык ракеталар җитештерүе ихтимал" дигән белдерүе халыкара җәмәгатьчектә Иранның атом програмына карата борчылуын тагын да арттырган иде.

Тәһран һәрвакыттагыча атом програмының бары тик тыныч максатта гына булуын белдерә.

Обама Иранның атом програмы Якын көнчыгыш төбәге иминлегенә зур зыяны китерәчәге турында кисәтте. Шулай ук ул, төбәктә туган киеренкелекнең турыдан-туры дөнья икътисадына зур йогынты ясаячак, дип әйтте.

Шулай итеп, Обама Иранның атом програмын дөньяга тәэсире турында сөйләп чикләүнең кирәклеген исбатларга тырышты. Һәм ул бу чикләүләрне озакка сузмаска чакырды.

Зур дөнья илләре башлыклары күпчелектә Обама фикере белән килешә. Бу да Иранга каршы кичекмәстән җитди адымнар ясалу ихтималлыгын ныгыта. Шулай да Обама Тәһранга дипломатик яктан барлык мөмкинчелекне бетерми.

Көнбатыш илләренең күпчелеге Иранга яңа санкция режимы кертү турында уртак фикергә килсә дә, аның гамәлгә ашуы өчен БМО шурасында яклануы шарт. БМО әгъзасы Кытай, чикләү кертергә ашыкмаска, Иран белән дипломатик сөйләшүләрне дәвам иттерү кирәклегенә басым ясый.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, санкцияләрне әзерләүдә Кытайның да катнaшачагын әйтте. "Чикләүләр турында БМО шурасында уртак фикергә ирешеп булыр", дигән өметтә тора ул.
XS
SM
MD
LG