Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге шартлауда башкортстанлы да зыян күргән


Мәскәү метросында булган шартлауда бер башкортстанлы да яраланган. Ул 20 яшьлек Артур Гайфуллин. Артур Гайфуллин Долгопрудный шәһәренең физика-технология институтының өченче курсында укый. Ул метрода шартлау вакытында булган һәм яраланган.

Әлеге вакытта Мәскәүнең Боткино клиник хастаханәсендә дәвалана. Аның янына атасы киткән, әлеге вакытта реанимациядән чыгарылган, хәле яхшыга бара дип хәбәр итәләр.

Мәскәүдәге шартлаулар уңаеннан дин җитәкчеләре үз фикерләрен белдерде. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы мөфти Тәлгать Таҗетдин бу шартлауларны Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткән елга махсус туры китергәннәр дип исәпли. Шулай ук ул: “Бу җинаятьләрнең мөселман идеологиясе ышыгында эшләнүенә нәфрәт белдерәм. Чөнки террорның миллләте дә, дине дә юк”, ди.

Башкортстан диния нәзарәте башлыгы мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин: “Шартлау артында мөселманнар түгел, ә бандитлар тора”, дип белдерде.

Мәскәүдәге шартлауларны Октябрьски вакыйгалары белән бәйләү омтылышлары да юк түгел. Имеш, Мәскәүдә дә, Октябрьскида да төньяк Кавказ төркемнәре кулы уйнаган. Октябрьскига бәйле соңгы вакыйгаларга килгәндә, Чиләбе өлкәсендә әлеге төркемнең башы Бәшир Плиев кулга алынганнан соң Башкортстанның Әлшәй районындагы Буданьяр авылында тагы бер кешене кулга алганнар. Ул да Октябрьскидагы сәүдә складына һөҗүмдә катнашкан дип фаразлана. Кулга алганда ул каршылык күрсәткән, шуңа аңа атканнар.

Бүгенге көндә ул яралы хәлдә Раевка хастаханәсенә салынган. Аның йортында DVD тәлинкәләр табылган. Нәтиҗәләр аларга экспертиза үткәрелгәч ясалачак. Шулай итеп, Октябрьски вакыйгаларына бәйле 10 кеше кулга алынган, бер кешене эзләү дәвам итә. Ул - Владимир Тураев.

Октябрьскиның “Төньяк” дип аталган сәүдә складына әлеге төркем һөҗүм иткәндә ике кеше яраланган иде. Шуның берсенең кулын ампутацияләгәннәр.

Әлеге төркемне кулга алудагы төп операция 27 мартта узган иде. Анда барлыгы 500гә якын милиция һәм спецназ хезмәткәрләре, БТРлар һәм боралак кулланылган.
XS
SM
MD
LG