Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида өлкә күргәзмәсендә татарлар да катнашты


Мәдәният хезмәткәрләре көнен Омскида быел икенче мәртәбә өлкә мәдәнияте көннәре оештырып билгелиләр. Мәдәният көннәренең иң күләмле чарасы узган елдагы кебек өлкәнең “Континент” күргәзмә-сәүдә үзәгендә оештырылган күргәзмә булды.

Омски өлкәсенең мәдәниятен күрсәтүче бу күргәзмә 7 мең квадрат метрлы мәйданда урнаштырылган иде. Анда музейлар, китапханәләр, югары һәм һөнәри уку йортлары, төрле өстәмә белем бирү учреждениеләре, матбугат чаралары, язучылар, рәссамнар, журналистлар, театр эшлеклеләре берләшмәләре, мәдәният һәм башка бихисап иҗат оешмалары катнаштылар.

Омскиның Дуслык йорты каршында эшләүче милли-мәдәни оешмалар өлкәдә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятләрен дә күрсәтте. Татар халкының мәдәнияте Шәһәр милли-мәдәни мохтарияте оештырган утарда күрсәтелде. Анда милли киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары, кул эшләре әйберләре һәм башка экспонатлар куелган иде.


Татар утарында күргәзмә эшләгән көннәрнең барсында да калфак чигү һәм милли киемнәр тегү буенча осталар эшләде. Большеречье районыннан «Икенче дөнья сугышындагы күпмилләтлек» дигән күргәзмә китерелгән иде.



Анда Үләнкүл авылы мәктәбе музее әйберләре күп урын алган иде. Мәктәп музее мөдире Зәлифә Рахмангулова һәм музей эшләре белән шөгыльләнүче 10 сыйныф кызлары Илнара Хәсәнова һәм Ләйлә Казангапова халыкны рус һәм татар телләрендә экспонатлар белән таныштырдылар.


Экспонатлар арасында бер куен дәфтәренең тарихы аеруча кызыклы. Ул сугыш тәмамланганнан соң 28 ел үткәч, хуҗасына кире кайтарылган.

Омски өлкәсе мәдәнияте күргәзмәсенең соңгы көнендә милли иҗат коллективлары катнашында зур концерт күрсәтелде. Шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче «Умырзая» фольклор ансамбле җырлы-биюле күренеш белән чыгыш ясады.

«Умырзая» ансамбленең баянчысы Нәгыйм Мөхәмәдуллин, коллективның мондый зур концертта катнашырга чакырылуын, аның рәсми даирәләр тарафыннан танылуы дип санарга кирәктер, ди.

Зәлифә Рахмангулова

XS
SM
MD
LG