Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават татар-төрек лицейлары өчен борчыла


Март азагында “Барс - Медиа” ширкәте концерт сезонын япты дип хәбәр итте чираттагы “Кызган таба”ның кунаклары - җырчы Салават Миңнеханов һәм Илвина. Алар икесе дә яңа җыр җыентыкларын чыгарганнар. Әңгәмә барышында Салават эстрададан китәм дип язуын, Татарстанның яңа президентына теләкләрен дә әйтте.


Рөстәм Исхакый.
Салават, Илвина яз килгәне сизеләме?

Илвина. Гөрләвекләр ага башлагач сизелә (көлә)

Салават Миңнеханов. Зур концертлар чоры тәмамлануы да яз килгәнен сиздерә. Яз җитү белән нәтиҗә дә ясарга мөмкин. Ә инде җәйге чор үтүгә җырчылар яңа клипларын, җырларын тәкъдим итә башлый. Миңа калса, яздан җәйгә күчкәндә артистлар бигрәк тә каты эшли.
Илвинаның сәхнә образлары гел үзгәреп тора


Рөстәм Исхакый. Илвина син Салават әйткәннәр белән килешәсеңме?

Илвина. Әлбәттә! Чөнки ниһаять тәүге җыр җыентыгымны чыгардым. “Моңнар ява” дип атала. Аңа халык үзе бәя бирер.

Рөстәм Исхакый. Гомумән, җырчылар кайсы ел фасылында аеруча тырышып эшли?

Илвина. Миңа калса ул көз белән кыш. Яз башы гастрольләр вакыты. Җәен дә Сабантуй, күчмә дискәтүкләрдә чыгыш ясарга туры килә.

Салават Миңнеханов. Иҗат итүгә килгәндә, яңа җырлар, яңа клиплар күбрәк җәен туа. Шәхсән минем өчен әлеге ел фасылы иң эшлекле вакыт.
Салаватның "Онытма мине" альбомының тышлыгы
Рөстәм Исхакый.
Сезнең икегезнең дә яңа җыр җыентыгы кыштан язга күчкәндә халык хозурына тапшырылды. Моны сез махсус эшләдегезме, әллә очраклы рәвештә шулай булдымы?

Илвина. Минем җыентык ике ел ярым язылды. Ул тиз эшләнә торган әйбер түгел. Чөнки һәрбер җырны сыйфатлы итеп эшләү күп вакыт таләп итә. Тышлыгын булдыру да шактый вакыт сорый, ә көннәр бер-бер артлы, сизелми үтеп тә китә. Мин аны 2009 елның ахырына өлгертермен дип уйлаган идем. Әмма мин моңа бер дә борчылмыйм, альбом яхшы вакытта чыкты.

Салават Миңнеханов. Минем “Онытма мине” исемле лазер тәлинкәсе дә узган елның май аенда ук чыгарга тиеш иде. Ләкин шуңа да карамастан, һәрбер җыр, һәрбер сүз, һәрбер фото уйлап эшләнелде. Халык ошатыр дип ышанам, җырлар тыңларга бик кулай вакыт. Чөнки тиздән кешеләр табигатькә ял итәргә чыга, Сабантуйларга баралар. Безнең альбомнар һичшиксез аларга бәйрәм кәефе өстәр.
Салаватның "Онытма мине" җырына клип төшерү мизгелләре

Рөстәм Исхакый. Соңгы вакытта, сезнең кебек, тагын кемнәр яңа альбомнар чыгарды, күзәтеп барасызмы?

Илвина. “Йолдызлар фабрикасы”ннан күтәрелеп китүчеләрне алсак, күптән түгел ИлназБах чыгарды. “Эссе” төркемен әйтергә була…

Рөстәм Исхакый. Гомумән яшь җырчылар бер-берсенең иҗатлары белән кызыксынып барамы?
Илвина сәхнәдә үзен бик иркен тота


Салават Миңнеханов. Болай без бик тату, дус яшибез. Ләкин бер өлкәдә кайнагач, нәрсә дисәң дә бер-беребезгә көндәшләр. Яңа җыентыклар чыккач алып карыйбыз, халыкның кайсы җырларны күбрәк тыңлавына игътибар итәбез.

Илвина. Халык кемне тыңларга икәнне үзе сайлый. Аны алдалап, мәҗбүр итеп булмый. Безгә инде тамашачылар ярата дип ышанырга гына кала (көлә)

Салават Миңнеханов. Концертларда халыкның чәчәк бирүеннән, алкышлардан сине ничек кабул итүләрен аңлыйсың.

Рөстәм Исхакый. Ә менә сез үзегезне алдынгылар рәтендә дип әйтә аласызмы?

Илвина. Юк, мин үземне алдынгы рәттә дип әйтмәс идем. Безгә әле бик күп эшләргә кирәк. Чөнки 3 ел эчендә зур үрләргә ирешү кыен. Русия күләмендәге җырчыларны алсак, андагы халык артистлары да үзләренең осталыкларын гомер буе шомартып килә. Яңалык табарга кирәк, тамашачыны бертөрле әйбер тиз туйдыра.

Рөстәм Исхакый. Яңалык эзләү ниндидер киеренкелеккә дә китерергә мөмкин бит. Артка-алга карау, эстрада корабыннан төшеп калмам микән дигән икеләнүләр булмыймы?

Салават Миңнеханов.
Эстарада корабында мин инде 6 ел йөзәм. Иҗади депрессияләр булгалый. 2009 елның февраль аенда мин “контакт” интернет битендә дусларга “Эстрададан китәм” дип тә язган идем. Шунда ук шалтырата башладылар, Салават без сиңа ышынабыз, без сине яратабыз, иҗатыңны дәвам ит, безне ташлама дигән эчтәлекле сүзләр бик күп әйтелде. Шуннан мин тамашачыларымның кәефен төшермәскә булдым.

Салават Мәскәүдә Азнакай итекләренә реклам ясый
Илвина.
Мин дә артист буларак зур җаваплылык тоям. Ләкин киләчәктә эстрадада калырмын дип әйтә алмыйм. Чөнки мин хатын-кыз, аның өчен беренче чиратта гаилә булырга тиеш. Әлбәттә, тырышкан очракта ике юнәлешне дә бергә алып барып була.

Рөстәм Исхакый. Инде җыр җыентыкларыгызны чыгардыгыз, аларны халык алырмы дигән борчулар бармы? Чөнки җырларыгыз пәревез тулы, аннан аларны бушка алып була…

Илвина. Яратып тыңлаган тамашачы җыентыкны алачак дип уйлыйм. Ул аны истәлеккә, сувенир буларак та ала.

Салават Миңнеханов. Җыентык чыгару безнең “Барс - Медиа” ширкәте белән башкарыла. Шуңа күрә чыгару, тарату мәсьәләсендә кискен проблемалар юк кебек. Ә инде интернеттагы җырларга килгәндә, урлап карау, урлап тыңлау проблемасы булган һәм булачак. Һәрхәлдә интернетны безгә әле өйрәнергә кирәк, аны тиешле максатта да кулланырга мөмкин.
Җырчылар "Азатлык" студиясендә

Рөстәм Исхакый.
Март ае сез әйткән концертлар чоры ябылудан башка, бик зур тарихи вакыйга белән дә истә калды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икенче президенты булды. Сез яшьләр арасында танылу алган җырчылар буларак, яңа президентка нинди теләкләр әйтер идегез?

Салават Миңнеханов. Татар теленә күбрәк игътибар итәргә иде. Чөнки күп кенә шәһәрләрдә татар-төрек лицейлары ябылды, мәктәпләрдә татар теле дәресләре азайды. Бердәм дәүләт имтиханнарын да кешеләр үз туган телләрендә бирә алмыйлар. Бу мәсьәләләр милләттәшләр файдасына чишелсә, без бик рәхмәтле булыр идек!
XS
SM
MD
LG