Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакасиядә эшчеләре кургаш белән агуланган заводның эше вакытлыча туктатылган


Хакасиядә мәхкәмә, эшчеләре кургаш белән агуланган заводның эшен вакытлыча туктаткан.

Март урталарында Сорски шәһәренең “Карат ЦМ” дип аталган металлургия заводының 10 эшчесе агулануда шикләнеп хастаханәгә салынган иде.

Русиянең куллануларны күзәтү үзәге белгечләре уздырган тикшерүләрдән соң, агуланганнар эшләгән урында һавадагы кургаш катнашмасының кабул ителгән микъдардән 18 мәртәбә артык булуын ачыклаган.

Канунның чисталык һәм сәләмәтлек саклауны бозу турындагы матдәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Мәхкәмә ширкәткә 20 мең сум мәҗбүри түләү салып, аның эшен өч айга туктаткан.
XS
SM
MD
LG