Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Жәмигъ мәчетендә мәктәп эшли


Мәчет каршында тупланган сыйныфта мөселман гаиләләреннән балалар укый. Сыйныфта унике малай-кыз. Аларның әти-әниләре улларын-кызларын замананың тискәре күренешләреннән саклап калу ниятеннән берләшеп, балаларын мәктәптә түгел, аерым сыйныф булдырып укытырга булганнар.

Ижау Җәмигъ мәчете каршында мәктәп ачу – бу Ижау шәһәренә генә хас яңалык түгел. Шушындый мәктәпләр татарлар күмәк яшәгән төбәкләрдә эшләп килә. Соңгы ун-унбиш елда Ижауда мөселман гаиләләре һәм аларда балалар саны артуы билгеле. Сабыйларны ислам дине нигезендә, йолаларыбызга таянып тәрбияләү, урам шаукымыннан саклап калу нияте ата-аналарга берләшеп, үзенчәлекле белем бирү юлларын эзләргә этәргеч бирде.

Баланы өйдә генә аерым укыту – аңа киләчәктә җәмгыятьтә яшәү өчен яраклашу проблемасы тудырачак. Моны булдырмас өчен үткән елда беренче сыйныфка баручы унике баланың әти-әниләре Ижау Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшиннан киңәш сорап килгәннәр.

Фаиз хәзрәт мәчеттә бер бүлмәне бирергә дигән карарга килгән. Бу балаларны мәчет каршындагы мәктәптә укыту әлегә эксперимент булып кала.

Сыйныфта унике бала. Укыту рус телендә алып барыла. Биредә балалар мәктәп программасы нигезендә укыйлар. Мәчеткә дин нигезләрен өйрәнергә йөргән башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсинә Вәлиеваны классны җитәкләргә күндергәннәр. Шулай итеп, малайлар-кызлар мәктәп программасында каралган барлык фәннәрне дә үзләштерә, шул ук вакытта дини тәрбия дә ала.

Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин балаларның тәртибе бик нык үзгәрүен билгеләде. Намаз вакытында алар йөгереп мәчеткә керә, тәнәфестә беренче айларда йөгерешеп йөрсәләр, кыш буена өлкәннәргә кулларыннан килгәнчә ярдәм дә итәргә омтылганнар.

Укыту процессын кызыклы, мавыктыргыч итеп алып бару өчен уку әсбаплары, башка кирәк-яраклар таләп ителә. Монда инде ата-аналар үзләре тырышлык күрсәтте дип уртаклашты укытучы Гөлсинә Вәлиева.

Малайлар-кызлар бик яратып, тырышып әлегә өч телне үзләштерә. Рус телен, туган телебезне һәм гарәпчә дә аларның язарга-укырга теләкләре зур. Балалар матур итеп Коръән дә укый. Шул ук вакытта малайлар-кызларның башка фәннәр белән дә кызыксынуы бар. Кемгәдер математика ошый, кемгәдер табигать белеме.

Бу яхшы башлангычның дәвамы да булыр дип ышандыра Фаиз хәзрәт. Тагын балалар җыелса, аларга махсус мәктәп өчен башка зуррак бинаны бирергә ниятлиләр. Бер милләттәшебез 200 мең сумлык уен мәйданчыгы алып биргән. Тиздән мәчет ишек алдында аны урнаштырырга ниятлиләр. Ә хәзер бу балалар дәресләрдән тыш әле апрельнең соңгы якшәмбесенә билгеләнгән Коръән уку бәйгесенә дә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG