Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Салават Юлаев” “Ак Барс” оясында!


“Ак Барс” хоккей такымы Уфада узган ике уенда “Салават Юлаев”ны җиңде. Дүшәмбе бу көрәш Казанда дәвам итә. Әлеге очрашуның нәтиҗәсен спорт белгечләре төрлечә фаразлый. Берәүләр Татарстан такымының җиңүенә ышанса, икенчеләр “Салават Юлаев” тиз генә бирешмиячәк әле ди.

Татарстан христианнары олы бәйрәмнәрен – пасханы билгеләгәндә, республика президенты Рөстәм Миңнеханов резин итек киеп, социаль ипотекага төзелгән йортларны карап йөргәндә, казаннар шау-гөр килеп хоккей белән яши. 12 ир-атның боз өстендә алка тәгәрәтеп йөрүен күзәтеп, халык икътисадны да, сәясәтне дә онытты кебек.

“Ак Барс” белән “Салават Юлаев” такымнары арасындагы уенны спорт белгечләре төрлечә фаразлаган иде. Күбесе башкорт такымының көчлерәк икәнен әйтте. Башкортлар үзләре дә, беренче уеннарда татарстаннарны җиңәргә ниятләгән иде. Әлеге кызу уенны карарга дип, хоккейга ике көн рәттән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та килгән иде. Ике уен узды. Татарстаннар кунакта көч сынашса да, ике очрашуда да җиңеп кайтты.

Тренер белән капкачы җиңүе

Спорт белгече Радик Сабиров, бу җиңү иң элек “Ак Барс” тренеры Зинәтулла Биләлетдинов тырышлыгы, ди.

“Башкорт такымының “Ак Барс”лардан көчлерәк булуын танырга кирәк. Бу җиңүләр бары тик Зинәтулла Биләлетдинов осталыгы. Былтыр да ул кирәк вакытта кирәкле уенчыларны дөрес итеп билгеләп, татарстаннарны алга чыгарды. “Салават Юлаев”ның тренерлары Быков белән Захаркин нинди генә көчле тренерлар булып саналсалар да, аларның Русиядә эшләү тәҗрибәсе аз. Шуңа да мондагы хоккейның менталитетын белеп бетерми”, ди Радик Сабиров.

Спорт белгече Илнар Хөснуллин исә, тренер белән беррәттән, “Ак Барс”ның җиңүендә капкачының да тырышлыгы зур булды, ди.

“Уен барышында “Салават Юлаев”чылар ике тапкыр күбрәк һөҗүм ясады. Кайчак уен берәр минут безнең капка янында гына барды. Әмма тәҗрибәле фин уенчысы Вехенен алкаларны тота алды”, ди Хөснуллин.

Хоккей – татар-башкорт көрәше

Еш кына башкорт белән татарның боз өстендәге көрәшен, уен гына булып калмыйча, сәясәткә әйләнеп китүен фаразлыйлар. Узган еллардагы уенда бу аеруча нык сизелде. Сабиров сүзләренчә, быел әлеге каршылык әллә ни сизелми.

“Журналистлар хәзер хоккейны да татар-башкорт көрәше дип атый башлады. Минемчә, сәяси мәсьәләләрне спорттан ерагайтырга кирәк. Белгәнебезчә, “Ак Барс”та да татарлар бармак белән генә санарлык, “Салават Юлаев”та башкорт кешесе бөтенләй юк. Шуңа күрә ике такым арасында милли каршылыкны күпертү кирәкми”, ди Сабиров.

“Башкорт җанатарларына акыл керде”


Илнар Хөснуллин исә, башка еллардан аерылмалы буларак, быел башкортларның үз җиңелүләрен таный башлауларын әйтә.

“Салават Юлаев” такымы форумнарында күп кенә җанатарлар үзләренең тренерларын гаепли. Элек биредә, “тегеләр начар, безнекеләр яхшы дигән” язулар гына күренә иде. Хәзер алар уенга аек акыл белән карый башлады”, ди Хөснуллин.

Җиңүгә чиратта кем?

Ике такым уеннарының ничек тәмамлануын фаразлавы кыен. Алай да Сабиров, “Салават Юлаев”ның тиз генә бирешмиячәген әйтә. Аныңча, татарстаннар өйләрендә тагын ике уенны җиңсә, башкорт уенчылары, алар белән бергә Быков белән Захаркин да адәм мәсхәрәсенә калачак.

Илнар Хөснуллин исә, “Ак Барс”ның үз мәйданында кунактагы кебек уйнавына шикләнә.

“Ак Барс” “Металлург” белән уйнаганда да читтә ике тапкыр отты да, үзебездә җиңелде. Шуңа күрә уенның ничек тәмамланачагы турында фаразлар ясап булмый”, ди ул.
XS
SM
MD
LG