Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә Алтын Урда онытылмый


Татарлар яшәгән төбәкләрдә спорт ярышлары үткәрелсә, анда йә татар яшьләре җиңү яулый, йә бәйгене оештырып йөри. Томскида төрле милләтләр арасында үткәрелгән футбол турнирына татарлар Татарстан байрагын күтәреп барса, Удмуртиянең Ижау шәһәрендә узган мини-футболда татарлар беренче урын яулаган.

Томски шәһәрендә футбол турниры беренче тапкыр оештырылган. Ярыш төрле милләт оешмалары арасында бәйләнешләрне ныгыту өчен үткәрелгән. Турнирны “Евразия яшьләр берлеге”, Томски хакимияте оештырган.

Футбол уенында барлыгы биш: татарларның “Алтын туп”, ингушларның “Ангушт”, казахларның “Бирлик”, “Вьетнам студентлары”, тываларның “Азия үзәге” командалары катнашкан.

“Евразия яшьләр берлеге” җитәкчесе, “Алтын туп” уенчысы Искәндәр Әхмәдов сүзләренчә, татар командасы гербына Алтын Урда тамгасы төшерелгән. Томски яшьләре "Алтын Урда" кичәсе дә оештырган иде.


“Алтын Урда – татарның бөек дәүләте булган. Күп очракта татар спорт такымнарына баналь исемнәр кушыла. Ә безнең “Алтын туп” командасы исеме берәүне дә кабатламый. Шул ук вакытта без Алтын Урда традицияләрен дә дәвам иттерәбез”, ди Искәндәр Әхмәдов.

Татарстан байрагы бөтен татарныкы

Футбол турнирында беренче урынны “Вьетнам студентлары” яулаган. Казахлар икенче, татарлар өченче урынга лаек булган. Турнир тәмамлангач, барлык командалар да Татарстан байрагын күтәреп рәсемгә төшкән.

“Татарлар – Томскида җирле халык, без монда килмешәк түгел. Татарстан байрагы – ул бөтен татарның милли байрагы. Шулай ук башка милләтләр дә үз байракларын алып килгән иде. Без дә үзебезнекен алып бардык”, ди Әхмәдов.

Удмуртиядә мини-футбол


Удмуртиянең "Иман" һәм керәшен командасы

Удмуртиянең Ижау шәһәрендә милли-мәдәни берлекләр мини-футбол турниры үткәрде. Бәйгедә республиканың “Иман” татар яшьләре берлеге, Удмуртиянең рус мәдәнияте җәмгыяте һәм керәшеннәрнең милли-мәдәни үзәге командалары катнашты.

Мини-футбол турнирында татарлар беренче, руслар икенче, керәшен яшьләре өченче урын яулады.
XS
SM
MD
LG