Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Русия Иминлек Шурасы утырышы узды


Киңәшмәдә федераль иминлек мәсьәләләре дәүләтнең авиация өлкәсендәге эшчәнлеге сәясәтен тормышка ашыру нигезендә каралды. Анда шулай ук террор очракларына юл куймау турында да сүз барды.

Анда Шура рәисе Николай Патрушев һәм Русия президентының Идел буе округындагы вәкиле Григорий Рапота катнашты. Бу чараның булачагы турында март ахырында ук хәбәрләр булган иде. Анда Саклану министры Сергей Иванов та киләчәк дип хәбәр ителсә дә, ул килмәгән булып чыкты.

Киңәшмәдә федераль округ буенча иминлек мәсьәләләре каралды. Тик дәүләтнең авиация өлкәсендәге эшчәнлегендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру нигезендә генә. Киңәшмә шулай ук террор очракларына юл куймау тырышлыклары барланды. Төбәкләрнең террорга каршы тору комиссияләрендә дә профилактика чаралары күрү, авиациягә кагылышлы ширкәтләрнең иминлеге дәрәҗәсен күтәрү чаралары каралды.

Төбәкләрнең һава юллары аша элемтәләрен ныгыту, өлкә икътисадының конкурентлык сәләтен күтәрү кебек чаралар ярдәмендә социаль-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү юллары билгеләнде. Шулай ук бүгенге замана өчен “модный” төшенчәгә әйләнгән “инновацион активлык” мәсьәләсенә дә басым ясалды.

Очышлар иминлеген ныгыту өчен регионнардагы һава аланнарын тиешле сыйфатта тотарга һәм очышлар челтәрен киңәйтергә кирәк. Төбәкара очышларны оештыру өчен аз урынлы очкычлар кирәк булачак. Бу җәһәттән Григорий Рапота болай диде:

"Чит илләрдә мондый максатка ярарлык очкычлар чыгаралар. Мәсәлән, Чехиядә чыга торган АУ-410 очкычы. Русия очкычлары да бар. Мәсәлән, ТБ-32. Әмма аларның җитешсезлекләре дә бар әле. Камилләштерергә кирәк", диде ул.

Бу мәсьәләләр башка төбәкләргә дә кагыла – Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш. Махсус федераль программаны тормышка ашыру өчен, яңа норматив актлар һәм федераль үзәкнең тырышлыгы да кирәк.

Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, кече авиациясез эш бармаячак. “Бу артык байлык түгел, ә ихтыяҗ”, диделәр. Тик монда сораулар җавапларга караганда күбрәк кала... Әлегә бер генә анык карар кабул ителде: авиаюл белән Иделбуе Федераль округы төбәкләренең үзара элемтәләрен ныгыту.

Бу тәҗрибәнең базасы ролен Ульян өлкәсенә йөкләргә. Шул ук вакытта кече авиация концепциясен тормышка ашыру буенча эшне киңәйтергә. Бу җәһәттән, Пенза, Краснодар, Бүрәтстан тәҗрибәсен кулланырга. Төбәкләр җитәкчеләренә менә шундый бурычлар йөкләнде.

Ульян өлкәсе Самарда узачак утырышка әзерлек үзәге дә булачак, дигән фикер дә яңгырады. Самар җыены Ватандашлар җәмгыяте институтын үстерүгә багышланачак. Анда төп доклад белән чыгу Ульян өлкәсе башлыгы Сергей Морозовка йөкләнгән иде.
XS
SM
MD
LG