Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль университет ректоры итеп Илшат Гафуров билгеләнде


Казан дәүләт университетының яңа исеме мәсьәләсендә бәхәсләр шактый барды. Күпләр ул федераль университет булгач та, анда, һичшиксез, Казан исеме калырга тиеш дип әйтә килде. Университетның төгәл исеме дә һәм яңа ректоры да мәгълүм булды.

В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты базасында оештырыла торган федераль университетның төгәл исеме - “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном белем бирү уку йорты. Озак бәхәсләрдән соң ниһаять аның ректоры да билгеле булды. Ул Алабуга башлыгы - Илшат Гафуров.

Яңа төзелә торган автоном уку йортын гамәлгә кую вәкаләтләрен Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы үз өстенә ала.

3 уку йортын берләштерү

Федераль университеттан тыш, Казанда тагын бер зур югары йорты пәйдә булачак. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетына (элекке КАИ) Казан дәүләт энергетика университеты белән Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе кушылачак.

Билгеле булганча, узган елны әлеге уку йорты дәүләт тикшеренү университеты статусына лаек булды. Һәм хәзер берничә уку йорты берләштерелгәч, ул дөньякүләм дәрәҗәдәге университет булырга өметләнә.

Казан дәүләт техник университеты ректоры Юрий Гортышов сүзләренчә, халыкара тәҗрибә күрсәтүенчә, тикшеренү уку йортлары алар вак-вак юнәлешләргә бүленмичә, бер өре уку йортына туплануны гына күздә тота.

“Хәзерге вакытта Русия һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыклары бу юнәлешне хуплый”, диде ул “Татар-информ”га.

Әлбәттә, бу өч уку йортының кушылуына әле берничә ел китәчәк. Хәзерге вакытта берләшү сәбәпле, аларның берсе дә зыян күрмәсен өчен кайбер мәсьәләләрне җентекләп тикшерү бара.
XS
SM
MD
LG