Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда вакытлы хөкүмәт ярты ел идарә итәргә җыена


Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыевны хакимияттән куганнан соң, илдә идарә оппозиция кулына күчте. Алар ике көнлек бәрелешләрдән соң, парламентны таратуын һәм президент, хөкүмәт вазыйфаларын үзенә алуын әйтте.

Вакытлы хөкүмәт башлыгы булып элекке тышкы эшләр министры Роза Отунбаева калган. Ул 2005 елны “ләлә инкыйлабы” нәтиҗәсендә, Кыргызстанның элекке президенты Аскар Акаевны урыныннан төшереп, Бакыевка президент булырга булышкан шәхес.

Менә хәзер 5 елдан соң, Үзәк Азиянең Кыргызстан төбәгендә кабат бәрелешләр кабатланып, анда иң аз дигәндә 68 кеше үлде, дистәләрчәсе яраланды.

Әмма вакытлы хөкүмәт инде барысын да контрольдә тотуын әйтә. Отунбаева вакытлы хөкүмәт белән ярты ел, ягъни гадел президент һәм парламент сайлауларына юл ачучы яңа конституция әзерләнгәнче җитәкчелек итәчәген әйтә.

“Вакытлы хөкүмәт президент та, парламент та һәм шул ук вакытта хөкүмәт вазыйфаларын да башкарачак. Без илдәге хакимиятне үз контролебезгә алдык”, диде ул.

Ил имин түгел дияргә нигез юк

Сишәмбе көнне илнең төньяк-көнбатышындагы Талас шәһәрендә бәрелешләр башланганнан соң, Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыевның инде халык алдында күренгәне булмады. Ул илнең көньягына качкан дигән фаразлар йөри. Отунбаева сүзләренчә, ул анда үз тарафдарларын туплап каршылык белдерергә өметләнгән.

“Азатлык” радиосының Кыргыз редакциясе сүзләренчә, пәнҗешәмбе Җәлал-Абад шәһәре җитәкчесе Бакыевны яклау өчен комитет төзүе әйтелгән. Ул Бакыевның тумышы белән шушы яклардан булуына басым ясап, Җәлал-Абад беркемгә дә үз улын кыерсытырга бирмәячәк дигән.

Элегрәк төрмәгә утыртылган кайбер хөкүмәт һәм оппозиция вәкилләре инде зинданнан чыгарлыган. Алар арасында саклану министры Исмәгыйль Исаков та бар. Ул Отунбаева җитәкләгән вакытлы хөкүмәттә саклану министры вазыйфаларын башкара һәм илдә хәл тотрыклы булып калуын әйтә.

Исмәгыйль Исаков
“Бүгенге көндә ил имин түгел дип әйтергә нигез юк. Чик сакчылары чикне сакладылар һәм үз вазыйфаларын үтәде. Бары тик бер мәсьәлә генә кала: хәзер бары үзләрен генә кайгырткан кайбер коррупциягә баткан гаиләләрнең хәрәкәтен туктату”, ди ул.

Вашингтон һәм Мәскәү хәрби базалары өчен борчыла

Ләкин кайбер хәбәрчеләр Бишкәктә хәл бүген дә тотрыксыз кала, ягъни талаулар, урлаулар дәвам итә дигән фикердә.

“Азатлык”ның кыргыз редакциясе хәбәречесенә, әле бүген дә Бишкәк үзәгеннән ерак түгел атыш тавышлары ишетелгәнен әйткәннәр. Гәрчә анда кемнең катнашуы аңлашылмаса да.

Отунбаева радиодан ясаган мөрәҗәгатьтә кешеләргә провокациягә бирелмәскә һәм гади кешеләрнең малларын урлаудан тыелырга чакырды.

Кыргызстанда әлеге хәлләр дәвам иткәндә, урыс мәгълүмат чаралары Мәскәү Кантедагы үз хәрби базасына 150 өстәмә хәрби җибәрүен әйтә. Кремль шулай ук Кыргызстандагы урыс дипломатик вәкиллеген һәм башка оешмаларны яклауны арттырырга боерык бирүен белдерде. Ә Вашингтон исә Кыргызстандагы Манас хәрби-һава көчләре базасы өчен борчыла.

БМОның генераль секретаре һәм хәзерге вакытта Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында рәислек итүче Казакъстан хәлләрне күзәтү өчен Кыргызстандагы махсус вәкилен җибәрәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG