Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем ул Роза Отунбаева?


Кыргызстанда вакытлы хөкүмәтне Роза Отунбаева җитәкли башлады. Кем соң ул Отунбаева? Ул нинди вазифалар башкарган?

59 яшьлек Роза Отунбаева Кыргызстандагы күп кенә сәясәтчеләрдән аерылып тора. Ул төрле ил җитәкчеләре, шул ук вакытта оппозиция белән дә уртак тел таба белүче аек акыллы көнбатыш тарафлы сәясәтче булып санала.

Элекке диломат Отунбаева инглиз, француз, алман телләрендә яхшы сөйләшә. Кыргыз һәм урыс телләрен инде әйткән дә юк.

Кайберәүләр Отунбаеваны тышкы сәясәт өлкәсендә хәзерге вакытта Кыргызстанда иң оста сәясәтчеләрнең берсе дип билгели. Чөнки кыргыз стандартларыннан тыш, ул бик зур халыкара тәҗрибә дә туплаган шәхес.

1990-нчы елны Отунбаева чиратлашып берничә дипломатик вазифаларны башкара. Башта, ягъни 1992-94-нче елларны АКШ һәм Канадада илче булып тора, соңрак 1997-нче елны Британия һәм Ирландиядә.

2002-нче елдан башлап ике ел дәвамында БМОда эшли.

Отунбаева берничә тапкыр тышкы эшләр министры була

Кыргызстанга килгәндә, Отунбаева ил бәйсезлек игълан иткәннән соң, 1991-нче елны элекке президент Аскар Акаев вакытында тышкы эшләр министрлыгын җитәкли. Кабат 90-нчы еллар уртасында да ул министр итеп билгеләнә һәм 2005 елны “ләлә инкыйлабы”ннан соң да, Акаевны президент урыныннан бәреп төшергәч тә әлеге вазыйфаны башкаручы була.

Акаевны бәреп төшерүдә дә Отунбаеваның өлеше зур була. Ул илдәге системага радикал үзгәрешләр кертергә вәгъдә итә.

2005-нче елның июлендә президент булып Корманбәк Бакыев сайлана һәм Отунбаеваны тышкы эшләр министры вазыйфасын башкаручы итеп куя. Әмма парламентта күпчелеге аңа каршы чыга. Хәтта кайберләр бу Бакыевка файдага гына иде, чөнки ул шул рәвешле төп көндәшеннән азат булды диләр.

Бу вакыйгалардан соң да, Роза Отунбаева илдәге системаны үзгәртү белән янып йөри. 2006 елны ул оппозициягә кушыла һәм “Асаба” сәяси партиясе рәисе була. Партиянең төп таләпләре - ил конституциясенә реформалар кертү.

Эзлекле сәясәт алып барачак

2006-нчы елны “Азатлык”ның кыргыз редакциясенә биргән әңгәмәсендә дә ул яңа хакимиятне элек вәгъдә иткән реформаларны булдырмауда гаепләгән иде.

Тышкы элемтә өлкәсенә килгәндә, барысын да төптән үлчәп эшләүче Отунбаева Бакыевтан аермалы буларак Русия, Кытай һәм Кушма Штатлар белән эзлекле сәясәт алып барыр дип фаразлана.

Отунбаева төп эшчәнлеген Советлар Берлегенең соңгы һәм бәйсезлекнең беренче дистә елында алып бара.

Ул 1950-нче елның 23 августында Кыргызстанның көньягындагы Ош шәһәрендә туа. 1972-нче елны Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә бүлеген, ә соңрак шунда ук аспирантураны тәмамлый.

Кыргызстанга ул 1975-нче елны кайта һәм 6 ел дәвамында илнең дәүләт университетында укыта.

1989-нчы елдан башлап ике ел дәвамында ул Мәскәүдә тышкы эшләр министрлыгында эшли, аннан соң Советлар берлеге таркалгач тагын кире Кыргызстанга кайта.
XS
SM
MD
LG