Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүтова төрмәдә кала: "утыра икән инде - утырсын"


Мәскәүнең Кузьминки районы мәхкәмәсендә журналист Айгөл Мәхмүтова эшенә караган утырыш узды. Билгеле булганча, ике эш нигездә гаепләнгән Мәхмүтованың бер эше күптән түгел төгәллек кертүне сорап кире прокуратурага кайтарылган иде. Шуңа да карамастан, тикшерүче мәхкәмәдән Мәхмүтованы сак астында калдыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Янәсе тикшерү барышында кыз шаһитларга басым ясарга яки качарга мөмкин икән. Шуңа аның сак астында калуы мөһим, ди. Әлбәттә Айгөлнең яклаучылары моның белән килешмәгән. Адвокат Юрий Зак әйтүенчә, Мәхмүтова инде ике елдан артык сак астында тотыла. Ә тикшерүченең әйткәннәрендә бернинди нигез юк.

“Ул бары ниндидер рәсми аңлатмалар белән генә чикләнде. Гәрчә күптән түгел Русия мәхкәмәсенең пленумында чыккан яңа канун нигезендә, барысын да ачыктан-ачык аңлату зарур. Мисал өчен тикшерүче аның качарга, шаһитларга басым ясарга яисә тагын шуның ише әйберләрне кайдан алып әйтә”, ди адвокат.

Зак сүзләренчә, мәхкәмә адвокатларның аңлатмаларын бәхәсле дип тапкан. Хәтта мәхкәмәдә танылган хокук яклаучы Людмила Алексееваның катнашуы да исәпкә алынмаган.

Алексеева Айгөлнең төрмәдә калу карарын үзгәртүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Анардан тыш “Гадел Русия” фиркасеннән депутат Николай Левичев, хокук яклаучы Андрей Бабушкин да шундый мөрәҗәгать белән чыккан булган.

Чөнки күпләр Айгөлнең эшендә аңлашылмаучанлыклар шактый булуын аңлый. Мисал өчен Мәхмүтованы милиционерларны кыйнауда гаепләделәр. Гәрчә кечкенә генә, 25 яшьлек кызның хокук сакчыларын кыйнавы беркемне дә ышандырмады.

Нәкъ шул аңлашылмаучанлыклар сәбәпле, Мәхмүтованың икенче эше (“янау белән акча таләп итү”) кире прокуратурага кайтарылды да инде.

Ләкин Юрий Зак әйтүенчә, аны төрмәдән чыгару карары гамәлгә керсә дә, беренче җинаять эше гаепләре сәбәпле, ул барыбер иреккә чыкмас иде.

“Аерма шунда гына, әгәр ул карар үзгәртелсә, Мәхмүтова җиңелрәк шартларда булган колоние-поселениега җибәрелер иде, чөнки ул беренче җинаять эше нигезендә, нәкъ колоние-поселениега хөкем ителде. Ә хәзер ул инде 2 ел төрмәнең тикшерү изоляторында тотыла”, ди ул.

Зак бу хәлне беренче чиратта мәхкәмә эшенең бер калыпка салынуы белән бәйли.

“Утыра икән кеше, шулай утыруын дәвам итсен, имеш. Мәхкәмә карарларының мантыйгы шундый”, ди ул.

Адвокат әйтүенчә, киләсе атнада алар мәхкәмәгә тагын берничә үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Аерым алганда, җинаять эшен туктатуны сорап үтенмәкче булалар. Һәм шул ук вакытта тикшерү эшен алып баручының гамәлләрен дә карамакчылар.

“Ул канунны бозса аны шикаять итәчәкбез. Шулай ук шаһитләрдән сорау алуны таләп итүне күздә тотабыз. Чөнки элекке тикшерүче монардан баш тарткан иде”, ди Зак.
XS
SM
MD
LG