Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак Барс”ны милиция такымы җиңәчәк диләр


“Ак Барс” һәм Русия эчке эшләр министрлыгы такымнары арасындагы уеннарга карата халыкта төрле имеш-мимешләр йөри. Янәсе, илдә милициянең абруе нык төшкән һәм җитәкчелек аны күтәрергә тели. Шунлыктан МВД такымы чемпион булып кала диючеләр дә бар. Спорт белгечләре моның белән килешми.

Ярославльнең мең еллыгы уңаеннан Кыйтга хоккей лигасының финалына “Локомотив” такымы чыгачак, дигән фаразлар да бар иде. Әмма бәхет Мәскәүнең эчке эшләр министрлыгы такымына елмайды. Спорт белгече Илнар Хөснуллин сүзләренчә, бу вакыйгалар КХЛда эшләрнең намуслы һәм гадел башкарылуын күрсәтә. Хоккей лигасына хәтта җанатарларның да мөнәсәбәте уңай якка үзгәргән икән.

“Ак Барс” такымының “Салават Юлаев”ны җиңүен казаннар берничә көн бәйрәм итте. Чөнки бу уеннардан, хәтта белгечләр дә ни көтәргә белмәде. Алар сүзләренчә, башкорт такымы күпкә көчлерәк, шулай да татарстаннар җиңә алды. Илнар Хөснуллин сүзләренчә, Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелегендә, “Ак Барс” 4 тапкыр финалга чыгып, шуның икесендә чемпион булган. Мондый абруйга бер генә такымның да ирешкәне юк иде әле, ди ул.

МВДга КХЛ финалына чыгу да бәхет

Димәк, КХЛ финалында “Ак Барс”лар МВД такымы белән көч сынашачак. Беренче уен пәнҗешәмбе Мәскәү астындагы Балашихада узачак.

Бу очрашуларга карата халыкта төрле имеш-мимешләр йөри. Янәсе илдә милициянең абруе нык төшкән һәм җитәкчелек аны күтәрергә тели. Шунлыктан күпләр МВД такымының чемпион булып калуын фаразлый.

Спорт белгече Илнар Хөснуллин имеш-мимешләргә ышанмый. Элек көчкә-көчкә унынчы урыннарга күтәрелә ала торган МВД такымына финалга чыгу да көтелмәгән бәхет, ди ул.

“Быелгы финалда, былтыргыга караганда, “Ак Барс”ка җиңелерәк булырга мөмкин. Чөнки МВД такымы болай да үз буеннан нык өскә сикерде. Моңа кадәр аның иң зур уңышы 10нчы урын иде. Алар бары тик үзләрен иркен тоту һәм югалтырлык әйберләре булмау сәбәпле уңышка иреште. Барысы да “Ак Барс” кулында. Көндәшенә җиңел карамыйча, тырышып уйнаса, безнекеләрнең көндәшләрне 4:0 исәбе белән җиңү мөмкинлеге дә бар.

Конференция финалларыннан соң ике такымга да кубок тапшырдылар. “Ак Барс”ларда әлеге бүләк әллә ни канәгатьсезлек хисе уятмады. Алар аны гади бүләк дип кенә саный. Чөнки безгә бары тик Гагарин кубогы кирәк. МВД уенчылары исә, моңа бик нык сөенде”, ди Хөснуллин.

Белгеч фикеренчә, МВД такымының зур җитешсезлеге – шушы көннәрдә аны Мәскәү “Динамо”сы белән кушу турында сүзләр бара. Бу ике такым да куәт көчләренә карый. Ниятләре - акчаны ике җиргә түкмәс өчен, бердәм көчле такым булдыру. Бу үзгәрешләр МВД такымы уенчыларына тискәре йогынты ясарга мөмкин, дигән фаразлар бар.
XS
SM
MD
LG