Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыев вазыйфадан китү шартларын атады


Корманбәк Бакыев
Корманбәк Бакыев

Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев үзенә, гаиләсенә һәм якыннарына иминлек тәэмин ителсә, вазыйфасыннан китәргә ризалыгын белдерде.

Вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева Ассошиэйтед Пресс агентлыгына биргән әңгәмәсендә, Бакыев вазыйфасыннан чигенеп илдән китсә аңа һәм аның гаиләсенә иминлек тәэмин итәргә вәгъдә итте.

Узган атна хөкүмәткә каршы протест чаралары вакытында Бакыев башкаладан китәргә мәҗбүр булды. Сишәмбедә көньяктагы Җалалабад төбәгендә урнашкан үзенең Тейит авылында Бакыев вазыйфасыннан китү шартларын атады:

“Нинди шартларда мин китә алыр идем? Беренчедән, алар корал белән йөрүләрне, милек талауларны бетерергә тиеш. Икенчедән, минем, гаиләмнең һәм якыннарымның иминлеге.”

Вазыйфадан китүнең тагын бер шарты итеп Бакыев 2-3 ай эчендә президент сайлау үткәрүне куя.

“Минем көчем халкымда”

Моның алдыннан вакытлы хөкүмәт вәкилләре Бакыевны Бишкәккә кайтып сөйләшүләр башларга чакырды, юк исә кулга алу белән янады.

Вакытлы хөкүмәт рәисе урынбасары Азимбәк Бекназаров сүзләренчә, алар президентны кагылгысызлыгыннан мәхрүм иткән һәм хәзер кулга ала ала:

“Элекке президентка җинаять эше ачылды. Әгәр ул бүген митингтан соң кайтып күренмәсә, махсус көчләр аны кулга алачак. Чөнки узган төндә без аның кагылгысызлыгын алдык.”

Бакыев бу таләпне кире какты. Сишәмбедә Җалалабадта 4 меңләп тарафдары алдында чыгыш ясап, ул “минем көчем халкымда” диде. Бакыев журналистларга вакытлы хөкүмәтне танымавын әйтте:

“Мин мондый гамәлләрне танымыйм. Бу аларның гамәле. Мине Кыргызстан халкы сайлады. Шуңа күрә, вакытлы хөкүмәтнең гамәлләре канунсыз.”

Демократрак хөкүмәт

Кыргызстанда чуалышлар узган атна кабынып китте. Хөкүмәткә каршы протест чаралары вакытында 80нән атык кеше һәлак булды, йөзләрчә кеше җәрәхәтләр алды.

Бакыевның көндәшләре тарафыннан төзелгән вакытлы хөкүмәт Бакыевның үзенә һәм аның туганнарына җинаять эше ачты. Бекназаров сүзләренчә, вакытлы хөкүмәт Конституция мәхкәмәсен дә көчтән чыгарган.

Бу хөкүмәтне әлегә бер халыкара оешма да танымады, гәрчә берничә илнең рәсмиләре яңа җитәкчеләр белән элемтәгә кергән.

Русия премьер-министры Владимир Путин узган атна Роза Отунбаева белән телефон аша сөйләште. Европада иминлек хәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре яңа хөкүмәт әгъзалары белән Бишкәктә очрашты.

Чәршәмбедә Бишкәккә Кушма Штатларның дәүләт секретаре ярдәмчесе Роберт Блэйк килә. Ул да вакытлы хөкүмәт белән очрашырга җыена. Ә менә Бакыев белән очрашу каралмаган.

Дүшәмбедә журналистлар белән очрашу вакытында дәүләт департаменты сүзчесе Филип Кроули, Кыргызстанда барган процесс нәтиҗәсендә яңа хөкүмәт барлыкка килер һәм ул элеккесеннән демократрак булыр дигән фикер әйтте.

Кыргызстанда Американың да Русиянең дә хәрби ныгытмалары бар. Американ хәрбиләре Әфганстандагы хәрби гамәлләре өчен Манас ныгытмасын куллана. Сишәмбедә Отунбаева килешү вакыты чыкканнан соң аны тагын бер елга озайтырга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG