Accessibility links

АКШ һәм Русия яңа кыргыз хакимиятен якларга әзер


Бер атна дәвам иткән каршылык чараларыннан соң АКШ һәм Русия рәсмиләре Кыргызстанның вакытлыча төзелгән оппозиция хакимиятенә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Роберт Блэйк, АКШның Кыргызстандагы вакытлыча хакимиятне яклаячагын әйтте. Блэйк бер яклы хакимият төзегән Роза Отунбаева белән Бишкәктә очрашты.

Блэйк очрашудан соң ясаган чыгышында: "Дәүләт секретаре Клинтон мине Кыргызстанга вакытлыча төзелгән хөкүмәтнең демократияне кайтару адымнарын яклау, сайлау һәм конституция үзгәрешләре өчен вакыт билгеләү мәсьәләсен сөйләшү өчен җибәрде", диде.

Блейк Кыргызстанда 7 апрельдә каршылык чаралары башлаганнан бирле, Кыргызстанга җибәрелгән иң югары АКШ рәсмие.

Бер үк вакытта Русия һәм АКШ хәрби базаларын сыендырган Кыргызстан ике ил өчен дә стратегик әһәмияткә ия.

АКШның Манастагы хәрби базасы Әфганстанда АКШ җитәкчелегендәге хәрби чараларны яклауда кулланыла.

АКШ илчелеге сүзчесе Кимберли Мк Доналд каршылыклар сәбәпле бер мөддәткә туктап калган Манас хәрби һава аланының яңадан эшли башлавын белдерде.

"Манаста очышлар яңадан башланды. Шулай да яңа хакимиятнең АКШ белән булган килешүне яңадан карап чыгарга хокукы бар. Ә әлегә без үз эшчәнлегебезне элеккечә дәвам итәбез", диде.

АКШ белән Кыргызстан арасындагы килешү агымдагы ел ахырында тәмамлана.

Яңа хакимият башлыгы Отунбаева Бишкәктә АКШ дипломатлары белән күрешкәндә, аның ярдәмчесе Алмаз Атамбаев дә Мәскәүдә Русия рәсмиләре белән очрашты һәм Кыргызстанга һуманитар ярдәм сорады.

Атамбаев, премьер-министр ярдәмчесе Игор Сечин белән очрашу вакытында Кыргызстан белән АКШның стратегик уртак булуын искә төшерде.

Сечин да Мәскәүнең Бишкәккә ярдәм күрсәтәчәген әйтте. "Һуманитар ярдәм җибәрү турында шартларны карыйбыз. Беренче чиратта берничә тәкъдим әзерләдек. Шулай да әле сөйләшүләр дәвам итә", диде ул.

Ә илдә каршылык чаралары басылмады. Оппозициядән соң, хәзер дә илнең көньягында Бакыев тарафын яклаган халык протестларын арттырды.

Яңа хакимиятне яклап йөзләгән кеше тарафыннан оештырылган корылтай хәрәкәте, Бакыев тарафдарлары ярдәме белән таратылды.

Оппозицияга каршы килгән 2 меңләп кеше Җәлал Абадта протест чаралары оештырды.

Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев кичә үзенә, гаиләсенә һәм якыннарына иминлек тәэмин ителгән очракта, президентлык вазыйфасыннан китәргә ризалашачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG