Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай оныклары шагыйрь васыятен тиешенчә үтиме?


Бүген татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә чәчәкләр салды. 15 апрель – Тукайның вафат булган көне. Шагыйрьнең 125 еллык юбилеена Татарстан хөкүмәтенең әзерлек эшләрен башламавы Тукай кабере янында да әйтелде. Быел шигырь бәйрәме 26 апрельдә сәгать 11дә башланачак.

Тукай каберен зыярат кылуда Татарстан язучылар берлеге, Камал театры артистлары, шагыйрьләр, язучылар, гомумән, әдәбият һәм сәнгать, дин эшлеклеләре катнашты. Шулай ук бүген Тукай музеенда әдипнең “Халык әдәбияты” дип аталган лекциясен уку оештырылды. Бу лекцияне шагыйрь моннан 100 ел элек – 1910 елның 15 апрелендә “Шәрык” клубында сөйләгән.

Ә милләт һаман йоклый

Зыярат кылу барышында Тукай кабере янында чыгышлар ясалды, шигырьләр сөйләнде. Татар милләтенең бүгенге хәле, киләчәге турында сүз булды. Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов сүзләренчә, Тукай кайсы гына тармакта эшләмәсен, һәрчак милләткә хезмәт иткән, аның теле, якты киләчәге өчен көрәшкән.

Хатыйп Миңнегулов: "Без һаман йокыда"

“Ни кызганыч, без милли яктан йокыда. Милләтебезгә, телебезгә бетү куркынычы янаса да, бу турыда уйламыйбыз. Әйдәгез, Тукайдан үрнәк алып, васыятенә тугры калып, милләтебез, телебез өчен көрәшик, хезмәт кылыйк”, диде Хатыйп Миңнегулов Тукай кабере янында.

Хөкүмәт Тукайның 125 еллыгына әзерләнми


Казанның Тукай музее мөдире, шагыйрь Рәмис Аймәт хөкүмәт Тукайның юбилейларын тиешенчә үткәрми дип саный. Моннан өч ел элек үк шагыйрьнең 125 еллыгын билгеләп узу турында Тукай музее да, язучылар берлеге дә үзләренең тәкъдимнәрен хөкүмәткә язып биргән. Әмма хөкүмәтнең юбилей турында карар кабул иткәне юк әле.

Рәмис Аймәт

“Юбилейга әзерлек 4-5 ел дәвамында алып барылырга, дәүләт тарафыннан финансланырга тиеш. 3-4 ай эчендә генә Тукай белән бәйле урыннарны төзекләндереп, яңа экспозицияләр төзеп булмый”, ди Рәмис Аймәт.

Тукай каберенә зыярат кылырга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз килеп, шагыйрь рухына дога кылды. Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗан Тукайның “Шагыйрь” шигырен башкарды.
XS
SM
MD
LG