Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда татар теле олимпиадасы җиңүчеләре бүләкләнде


Казанда үткән олимпиадада катнашучылар
Казанда үткән олимпиадада катнашучылар

Төбәкнең мәгариф министрлыгы мәктәп балалары катнашында үткән олимпиадага йомгак ясап, җиңүче укучыларга дипломнар белән бергә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Оренбурның 38нче санлы мәктәбендә эшләүче татар теле укытучысы Тәнзилә Кильметованың укучылары, берничә ел рәттән, олипиадаларда җиңүчеләр булып таныла. Бу юлы да Тәнзилә Кильметованың укучысы – Алия Хәкимова Казанда үткән олимпиадада беренчелекне яулады.

Гомумән, Казанда үткән олимпиада да Оренбур командасы җиңүче булган иде. Әлеге күренеш котлау кичәсендә дә ассызыкланды.

Казан олимпиадасында беренче урын яулаган Оренбурның 38нче мәктәп укучысы Алия Хәкимова
“Оренбур шәһәренең Поляничко исемендәге яшүсмерләр үзәгенә өлкә олимпиадасында беренче урынны алган укучыларны чакырдылар. Анда аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырдылар", диде Тәнзилә Кильметова.

Ә инде беренче урыннарны алган укучыларыбызны Казан университетының филология факультетына укырга керергә чакырып калдылар. Соңгы вакытта, Оренбурның 38нче мәктәбеннән Казан университетының татар филологиясенә укырга керүчеләр булмады, монда матди як та роль уйный бит. Ә менә әлеге елны укырга керүчеләр бар. Казанда үткән олимпиадада җиңү яулаган Северный районыннан булган Гөлфия Кәбирова Казанга укырга барам, дип сүз бирде.

Ул олимпиадада шундый ният белән катнашты да инде. Әлеге төбәккә Казан якын булганлыктан, бу яклардан Казанның югары уку йортларында белем алучылар байтак, дип сүзен тәмамлады Оренбур шәһәренең 38нче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан Тәнзилә Кильметова.
XS
SM
MD
LG