Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бернс: "АКШ-Русия мөнәсәбәтләре җитлегеп килә"


АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама (с) һәм Дмитрий Медведев 8 апрель көнне Прагада яңа СТАРТ килешүен имзаладылар
АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама (с) һәм Дмитрий Медведев 8 апрель көнне Прагада яңа СТАРТ килешүен имзаладылар

АКШ дәүләт секретаренең сәяси мәсьәләләрдә урынбасары Уильям Бернс атом коралын чикләү турындагы яңа килешүне Русия белән Америка арасында “җитлегеп килгән мөнәсәбәтләр” нәтиҗәсе дип атады. Бернс бу хезмәттәшлекне башка тармакларга да җәелдерергә чакырды.

Заманында Мәскәүдә американ илчесе булып эшләгән һәм шул сыйфатында Казанга да килгән Уильям Бернс Кушма Штатлар белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне “сүндереп-кабызу” сәясәтенең төп архитекторларының берсе санала.

Чәршәмбедә Вашингтонда Американ прогрессы үзәгендә ясаган чыгышында ул Обама идарәсенең Русиягә карата сәясәтенең төп принципларын аңлатты.

“Без һәр аерым мәсьәләне аерым карарга кирәк дип саныйбыз. Әлбәттә, бәхәсле һәм бәхәссез тармакларны бер-берсеннән тулысынча аерып бетереп булмый. Ләкин безнең төп принцип шул: берәр тармактагы каршылык башка тармактагы уңай тәрәккыятка комачауларга тиеш түгел” диде Бернс.

8 апрель көнне Прагада имзаланган яңа СТАРТ килешүен Бернс шушы сәясәтнең бер җимеше дип атады. Берничә айга сузылган сөйләшүләрдән соң ике ил дә үзендәге атом чукмарлары санын шактый киметергә килеште.

Бернс сүзләренчә, Обама идарәсе мондый уңышлы сөйләшүләр моделен башка тармакларга да җәелдерергә тели.

Каршылыклар кала бирә

Дәүләт секретаренең урынбасары Уильям Бернс
Берүк вакытта Бернс Вашингтон белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрнең бераз яхшыруын Кушма Штатларның карашы йомшаруы дип кабул итмәскә чакырды.

Кайбер тәнкыйтьчеләр Ак Йортны Русия белән үзенә кирәкле тармакларда гына хезмәттәшлек итү өчен кеше хокуклары торышы кебек башка мәсьәләләргә күз йомуда гаепли. Бернс бу гаепләүләрне кире какты.

“Кеше хокуклары, демократик институтлар һәм канун өстенлеге кебек мәсьәләләрдә Кушма Штатлар алга таба да катгый торачак. Бу төшенчәләр 21 гасырда Русия, Америка һәм теләсә кайсы башка җәмгыятьтә тәрәккыят ачкычлары булып тора” диде Бернс.

Американ дипломаты Абхазия һәм Көньяк Осетия мәсьәләсендә Кушма Штатлар белән Русиянең капма-каршы карашларда торуын таныды. Ләкин җитди каршылыкларга карамастан, соңгы вакытта бу мәсьәләдә мөнәсәбәтләр яхшыра башлады, ди ул.

Бернс сүзләренчә, Обама белән Медведев соңгы бер ел эчендә җиде тапкыр күзгә-күз очрашкан, уналты мәртәбә телефон аша сөйләшкән.

Бу сөйләшүләрдә Иранга чикләүләр, күзләү мәгълүматы белән алышу, наркотик таралуга каршы көрәш мәсьәләләре күтәрелгән. Соңгы берничә елда беренче тапкыр мөмкинлекләр саны проблемнар санын узып китте, ди Бернс.

Димломат фикеренчә, Русия белән Америка арасында ышаныч дәрәҗәсенең артуы икътисади бәйләнешләрең ныгуына китерә ала, ә бу үз нәүбәтендә ике ил арасындагы сәүдәне көчәйтеп җибәрергә мөмкин.

Әлегә бу сәүдәнең күләме шактый түбән, узган ел ни бары $24 миллиард тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, Кушма Штатлар белән Кытай арасындагы сәүдә күләме – $250 миллиард.
XS
SM
MD
LG